Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кичә торак конкурсына йомгак ясалды

18 муниципаль берәмлектән 49 лидер социаль ипотека программасы буенча ташламалы фатирлар алу өчен торак сертификатларына ия булды. Конкурс ТР Студентлар лигасы канаты астында һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәмендә үткәрелә.

Актив яшьләр арасында торак конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә. Ул старт алганнан бирле, быелгыны да исәпкә алып, 300 дән артык активист социаль ипотека программасы буенча ташламалы торакка ия булды.
Быел торак өчен 115 конкурсант көч сынашты. Узган конкурста яшьләр оешмаларының, студентлар үзидарәсенең яшь активистлары, 30 яшькә кадәрге белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре, 35 яшькә кадәрге галимнәр катнашты. Конкурста катнашу өчен мәҗбүри шарт – гариза бирүченең яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышлары, Татарстан яшьләре белән эшләү.

Яшь лидерларга дипломнарны ТР Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов тапшырды. Диплом ияләре арасында безнең Анна Борисова да бар. Кыз безнең районда яшьләр сәясәте өлкәсендә актив җәмәгать эшчәнлеге буенча таныш. Ул «Бердәм Россия»дән «Яшь гвардия» командасын, «Президент белән бергә» хәрәкәтен җитәкләде, Җиңү волонтеры булды. Ә быел Аксубай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе итеп сайланды.

Аннага – 29 яшь, ул «Юность» спорт залында физик культура буенча инструктор булып эшли. Борисовлар гаиләсенә инде сигез ел, ире Александр белән ике бала тәрбиялиләр. Әлегә алар әти-әниләре йортында яшиләр. Тиздән үз торакларына күчәрләр дип чын күңелләреннән ышаналар.
– Конкурс турында узган ел ук белдем, әмма ул вакытта заявка этабы төгәлләнгән инде. Быел мин конкурска максатчан әзерләндем, кирәкле мәгълүмат тупладым, стартны көттем, шунда ук электрон гариза тапшырдым һәм тиешле документларны җыя башладым. Минем өчен иң катлаулы һәм дулкынландыргыч этап нәтиҗәләр ясау булды. Үтәрмен дип өметләнеп көттем. 5 октябрьдә җиңүчеләр исемлегендә үземне күрдем. Хисләр ташыды, – дип уртаклашты Анна.
Аннадан, уңышның нинди дә булса сере һәм уңай нәтиҗәгә мотивация бармы, дип кызыксындык?
– Мин үз үрнәгемдә шуны әйтәсем килә, һәр кешегә шанс бирелә һәм мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый! Әгәр сезгә яшьләр сәясәте һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнү ошый икән, шөгыльләнегез, эшләгез. Беркайчан да, минем турыда нәрсә әйтерләр дип, башкаларга карамагыз. Әйе, бу бушлай, бу үз инициативаң белән генә, ә бит бу эштән нинди нәтиҗәләр алырга мөмкин, – дип хис-кичерешләрен яшермәде Анна. – Чыгарылыш сыйныф укучыларына, гомумән, уку этабында торак алу мөмкинлеге бирелә. Ә нишләп юк, син укыйсың, параллель рәвештә җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнәсең һәм синең эшең өчен торак бирәләр. Начар түгел бит, дөресме?! Бәйге дәвам иткән 4 ай эчендә мин үзем өчен бик күп файдалы мәгълүмат һәм лайфхакларны белдем. Кызганыч, мин студент булганда, мондый программа юк иде. Ә хәзер, рәхим ит, барысы да яшьләр өчен. Әлеге конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев