Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Чәчүгә туфрак әзерләү эшләрен башкаручы район механизаторлары арасында икенче 5 көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча “Актай“ агрофирмасыннан Валерий Купцов өченче урынны алды.

КПС-4 авыл хуҗалыгы машинасы белән Т-150 тракторында үткән 5 көн эчендә ул чәчүгә 320 гектар җир әзерләгән. Игенчене Югары Баланда авылы янында урнашкан кырда башкарылган эш нәтиҗәсе белән котларга делегация килде. Район башлыгы Камил Гилманов Валерий Ксенофонтовичка Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды. 
– Хезмәтегез өчен рәхмәт, яңа уңышлар көтәбез, – дип белдерде ул.
УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов механизаторга иң изге теләкләрен белдерде.
Валерий Купцов – авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң уңган механизаторларының берсе. Агрофирмада дистәләрчә ел хезмәт кую дәверендә ул төрле маркалы тракторларда эшләгән. Иртә яздан башлап көзгә кадәр ,бер-бер артлы операцияләрне башкарып, тырышып эшли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев