Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кече Аксубайда янгынга каршы буа төзекләндереләчәк

Кече Аксубайда сулык чистартылачак һәм тирәнәйтеләчәк.

Буа мул сулы булган, ләкин 2017 елда плотинаны язгы ташу алып киткәннән соң, монда бар нәрсәне тал баскан.
Буаны төзекләндерү идеясен шушы авыл кешесе генерал-майор Анатолий Молоствов тәкъдим иткән. Аны бу эштә район җитәкчелеге һәм җирле хакимият хуплады.
– Сез зур эш башладыгыз, сулык һәр торак пунктта кирәк, беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгы өчен, – дип билгеләп үтте, кече аксубайлыларның инициативасын хупларга килгән район башлыгы Камил Гилманов.
Без килгән вакытка биредә буа территориясен чистартуга керешкәннәр, куакларны өлешчә кискәннәр иде. Сүз уңаеннан, Анатолий Молоствов оештыручылар арасында гына түгел, якташлары белән биредә актив эшли.
–Район башлыгы һәм җирле халык ярдәме белән без кирәкле эшне башлап җибәрдек, башланган эшне ахырына җиткерәчәкбез. Битараф булмаган кешеләр аз түгел, көн саен бер төркем ир-атлар белән адымлап максатыбызга таба барабыз. Кулдан килгәнне үзебез эшләрбез, – ди Яңа Аксубай җирлеге башлыгы Алексей Макаров. – Барысын да үзебез генә булдыра алмаячакбыз, авыр техника кирәк булачак – район башлыгы ярдәменә өметләнәбез, әлегә кадәр ул безгә ярдәм итүдән баш тартмады, һәрьяклап булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев