Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Беренчеләр хәрәкәте” вәкилләре Аксубай районы башлыгы белән очрашу оештырдылар

Аксубай яшьләр хәрәкәте лидерлары һәм “Беренчеләр хәрәкәте” вәкилләре Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов белән очраштылар.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, ел ярым лидерсыз калган яшьләр хәрәкәте бүген берьюлы ике актив лидерга ия булды – яшьләр секторын Йосыф Рафиков җитәкләде, ә “Беренчеләр хәрәкәте” лидеры итеп Светлана Башатова билгеләнде.

Яшьләр эше кискен активлашты. Яшьләр иҗтимагый һәм мәдәни эшләрдә активлык күрсәтәләр. Район сәясәтеннән һәм проблемаларыннан читтә калмый, моңа без яшьләр секторының район башлыгы белән очрашуында катнашып инандык.

Камил Гилманов районда нәрсә эшләнүе, төзекләндерү программалары ничек тормышка ашырылуы, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү планында эшнең ничек алып барылуы турында сөйләде. Һәм яшьләр секторының эше, хакимият органнары белән хезмәттәшлек итеп, дөрес юнәлештә барса, нәтиҗәле булачак, дип басым ясады.

Район башлыгын сорауларга күмеп кенә калмадылар, ә кайбер проблемаларны үзләре дә хәл итәргә тәкъдим иттеләр.

– Яшьләр, чыннан да, районның тагын да матуррак булуы белән кызыксыналар. Очрашуда яңа мәктәп, юллар, тротуарлар, балалар мәйданчыклары төзүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштык. Әгәр дә кайбер сорауларда аңлашылмаучанлыклар булса, мин барысын да үтемле итеп аңлатырга тырыштым. Һәрбер проблема финанс инвестицияләрсез хәл ителми, вакыт таләп итә. Ләкин ул билгеләнгән, миңа җиткерелгән һәм булырга тиеш икән – мин һәм минем команда проблеманы чишәргә әзер. Сез әйтергә курыкмагыз, без сезне ишетәчәкбез, чөнки сез – районның киләчәге, – дип йомгаклады чыгышын район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев