Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайның “Яшел патруле” урман турында белемнәрен күрсәтте һәм аны сакларга өйрәнде

Аксубай 2 нче мәктәбе урманчылыгы тәрбияләнүчеләре ТР мәктәп урманчылыкларының VI «Халык традицияләрендә урман» слетында катнаштылар.

Аксубайның 2 нче мәктәбе базасында эшләп килүче биология укытучысы Надежда Панюкова җитәкчелегендәге мәктәп урманчылыгы районда үзенең актив эше белән билгеле. Яшь урманчылар табигатьне саклау тематикасы, урманны саклау буенча барлык акцияләрдә, чараларда катнашалар, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча республика конкурсларында һәм фестивальләрендә безнең район өчен чыгыш ясыйлар.
Слетта команданы Сөмбел Билалова, Тамила Яицкая һәм Дарья Лаврентьева тәкъдим итте. Форумның өч көнендә алар «Урман цифрлы викторинасы» интеллектуаль уенда үзләренең эрудицияләрен, логикаларын һәм тапкырлыкларын, «Яшь урманчылар» конкурсында урман белеме нигезләрен белүләрен, концерт номерында – бию флешмобында иҗади сәләтләрен һәм команда рухын күрсәттеләр. Мәктәп укучылары шулай ук урман төзелеше, урманны янгыннан саклау буенча белем бирү программаларында кызыксынып катнаштылар, урманны арттырырга һәм табигатьне сакларга өйрәнделәр. Шулай ук иҗади сәнгать, кул эшләре буенча төрле осталык дәресләрендә катнаштылар.
– Безнең яшь урманчылар үз бурычларын уңышлы үтәделәр, – дип билгеләп үтте Надежда Панюкова. – Алар үз белемнәрен күрсәттеләр һәм белем бирү программасыннан күп яңалыклар алдылар. Кызлар өч көнлек сәяхәттән зур дәрт, көчле эмоцияләр һәм киләсе елда мәктәп урманчылыклары слетында кабат катнашырга теләк белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев