Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай ветераны фикеренчә, бәхет – ул туып-үскән нигезгә кайту

Заря поселогында дөньяга килгән Павел Ильин үзе туып-үскән һәм егет булып җитешкән урамга кире әйләнеп кайту турында хыялланып яши.

Әмма шулай килеп чыга ки, кендек каны тамган йорты егерме ел элек янгын аркасында тулысынча юкка чыккан була.

Әти-әнисе күптән якты дөньяда юк инде, әмма авыл хуҗалыгы производствосы ветераны, Карл Маркс исемендәге колхозның элеккеге шоферы Павел Федорович бу еллар дәвамында Савгачтан туган нигезенә кайту фикере белән яши. Аның хыялын кызлары Ирина белән Галина да, бабасының исемен йөртүче улы Федор да хуплый.


Хатыны үлгәч, Павел үзен тулысынча көл өеме урынында яңа йорт төзүгә багышлый. Бер ел дәвамында балалары, туганнары һәм дуслары ярдәмендә Заря поселогында янган йорт урынында башка кечкенә, әмма якты һәм уңайлы йорт төзелә, анда бүген йорт хуҗасының һәм туганы Татьянаның оныклары уйнарга яраталар.


– Яраткан хатыным Нина вафат булганнан соң бәхет тойгысы миңа кире кайтыр һәм шундый якты булыр дип көтмәгән идем, – ди Павел Федорович. – Бу йортта минем ничек тыныч йоклаганымны сез күз алдына да китерә алмыйсыз! Мин үткәнгә әйләнеп кайттым кебек. Көн саен үзең дөньяга аваз салган нигездә, уйнап үскән урамда әтәч кычкырган тавышка уянуны мин җир йөзендәге башка бернинди бәхет белән дә тиңли алмый. Дусларың һәм туганнарыңның күршедә генә булуын, нинди йортта бүген нинди бәйрәм һәм нинди пироглар пешергәннәрен белү дә үзе бер бәхет. Минем кайтуыма чын күңелдән шатланган барлык авылдашларыма рәхмәт әйтәсем килә.


Мин бүген, үземне 70 яшемдә чын-чынлап бәхетле кеше дип саныйм һәм башкаларга да шуны ук телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев