Аксубай Сабан туенда иң яхшы шахматчыларны һәм шашкачыларны ачыкладылар
«Сабан туе -2023» район бәйрәмендә шахмат һәм шашка буенча ярышлар узды.
Шахмат һәм шашка ярышлары узган мәйдан территориясендәге беседка тантананың бу көнендә иң тыныч урын иде. Монда интеллектуаль спорт төрен яратучылар шахмат такталары артында көч сынаштылар. Уеннарда район кунаклары да катнашты. Шахматчылар һәм шашкачылар бәйрәмнән ерак кебек тоелды. Дөресен генә әйткәндә, бу шулай иде дә, чөнки алар өчен иң мөһиме – дөрес хәрәкәтләр ясау.
Нәтиҗәдә, егетләр арасында иң яхшы нәтиҗәгә Фаил Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы мәктәбе) иреште. Икенче урында Рамзан Вәлиев (3 нче мәктәп), өченче призер – Илсаф Даутов (2 нче мәктәп).
Өлкәннәр арасында турнир таблицасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: I урында – Тимур Мәгыйзов, II урында – Фаил Гафиятуллин, III урында – Марат Сафин.
Егетләр арасында шашка буенча турнирда Рамзан Вәлиев беренче призер булды, икенче урында – Илья Альдиванов, өченчедә – Энгель Зәйнуллин (икесе дә 3 нче мәктәптән). Кызлар арасында Виктория Михайлова җиңү яулады, Камилла Әхмәтҗанова (икесе дә 2 нче мәктәптән) призерлар өчлеген япты.
Турнир тәмамлангач ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев