Аксубай районының мәктәп яны лагеренда балалар һәр көн яңа тәэсирләр алалар
Иске Тимошкино урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Летний карусель” ял лагеренда “Имин тәгәрмәч” чарасы узды.
Балалар төрле ярышларда энтузиазм белән катнаштылар, велосипедта йөрүдә үзләрен җитез һәм оста итеп күрсәттеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләренәш кагылышлы викторина сорауларына җавап бирделәр.
Чара ахырында лагерь җитәкчесе Наталья Яшмурзина чарада катнашучыларга татлы призлар таратты.
Ярышларда җиңүчеләргә ЮИД җитәкчесе Надежда Чугунова истәлекле бүләкләр тапшырды. Иске Ибрай урта мәктәбендә дә шундый ук чара узды. Лагерьда “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм куллана белергә кирәк!” дигән сүзләр бәйрәмнең лейтмотивы булды.
Фото: Иске Тимошкино һәм Иске Ибрай урта мәктәпләре архивларыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев