Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районында балалар Ватанны саклаучы белән очраштылар

Урмандеево мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән авылдашлары белән очрашуы булды.

Малайлар һәм кызлар геройдан күзләрен алмадылар. Тыйнак, батыр сугышчы авыл балалры белән җылы аралашты. Ул махсус операция зонасында хәрби бурычларны үтәү турында сөйләде.
– Балачактан ук үзеңдә чыдамлык һәм сабырлык тәрбияләү бик мөһим, – дип билгеләп үтте кунак. – Катлаулы тормыш шартларында алар бик кирәк.
Сугышчы шулай ук мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм һәм туган җирләреннән Донбасска исемле посылкалар җибәрүне оештырганнары һәм ярдәм иткәннәре өчен якташларына, Аксубай районы волонтерларына рәхмәт белдерде.
Очрашу Мария Тарасова әзерләгән махсус хәрби операциядә катнашучылар турында фотоматериаллар презентациясе белән үрелеп барды.
Укучылар сугышчыга үзләре ясаган рәсемнәрне тапшырдылар. Аларда балаларның сугышчыны туган авылында Җиңү белән көтүләре турында язулары бар. Кунак беренче укытучысы Софья Архипова белән җылы аралашты. Китапханәче Татьяна Максимова хәрби хезмәткәргә Изге Ермоген һәм Георгий Победоносец иконаларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев