Аксубай районында балалар Сабан туенда милли бәйрәмнең барлык атрибутлары үтәлде
Кәкре Күл мәдәният йорты территориясендә узган күңелле «Балалар Сабан туе» чарасында сабан бәйрәменең барлык атрибутлары үтәлде.
Балалар бик теләп капчыклар киеп йөгерү, кашыкны авызга кабып һәм аның өстенә йомырка куеп йөгерү, мендәрләр белән көрәш, чүлмәк вату кебек традицион бәйгеләрдә көч сынаштылар.
Капчыклар белән көрәш аеруча күңелле үтте.
Балалар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар һәм моның өчен һәркем бәйрәм азагында татлы бүләк алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев