Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районында Атлашкино авылы булган

Савгач авылы халкы белән аралашканда «Атлашкино» дигән сүзне еш ишетергә була.

Кайбер яшьләр аның Савгач авылы белән берләшкән авыл икәнен белмиләр.
Аның турында Владимир Чураков һәм Надежда Петрова үзләренең «Аксубай районының юкка чыккан торак пунктлары» дигән китабында дәүләт архивлары мәгълүматларына таянып язалар.
“Авыл Саврушка елгасы буенда, Аксубайдан 19 чакрым ераклыкта урнашкан (революциягә кадәрге чыганакларда ул Савруш елгасы янындагы урта Савруш исеме белән дә билгеле, 1940 елдан Атлашкино авылы дип үзгәртелә).
XVIII гасыр уртасында Савруш елгасы буендагы авылдан күченеп килгән дәүләт ясак чуашлары Савгач авылыннан 1 чакрым ераклыкта нигезләнгән. Халык дәүләт крестьяннары категориясенә һәм Савруш авылының Христос Раштуа чиркәве мәхәлләсенә караган.
Авыл җирлегенең җир өлеше 695 дисәтинә тәшкил иткән.
ХІХ-ХХ гасырларда авылда изге Гурий кардәшлеге мәктәбе (1871), 2 вак кибет, ярма җыю, йон сугу, башлангыч мәктәп (1962/63 елларга 17 укучы, 1 класс комплект) эшләгән.
Халык саны: 3 нче ревизия буенча (1762), “чукындырылган чуашлар” – 82 кеше; 5 нче ревизия буенча (1794) “чукындырылмаган чуашлар” – 31 йорт, 135 ир-ат һәм 86 хатын-кыз, 1762 – 82; 1794 – 221, 1859 – 371; 1897 – 576; 1908 - 671; 1926 – 543, шул исәптән 523 (чуаш), 16 (рус), 2 (татар).
Атлашкино авылы тирәсендә археологик һәйкәлләр табылган:
–800 метр көньяк-көнбатышта Саврушка елгасының сул ярында Атлашкино шәһәрчеге, мәйданы 12.000 кв.м.; авыл усадьбаларының берсендә XIV гасырда язылган куфи стилендәге язулы болгар кабер ташы (117х56х17 - 20см) бар.
1950 елда Атлашкино авылында Аканеевлар, Анисимовлар, Бобовлар, Васильевлар, Веденеевлар, Денисовлар, Еремеевлар, Ермошкиннар, Ивановлар, Ильмухиннар, Ипеевлар, Исаевлар, Исмуллиннар, Кудряшовлар, Купцовлар, Кучуковлар, Лискиннар, Мадюковлар, Маклаковлар, Максимовлар, Мироновлар, Моисеевлар, Моторовлар, Мулеевлар, Николаевлар, Охотниковлар, Падиряковлар, Петровлар, Пикушевлар, Романовлар, Сандимировлар, Семеновлар, Сидоровлар, Синдиряковлар, Тимаковлар, Тимофеевлар, Толкиннар, Трофимовлар, Туктаровлар, Уливановлар, Утеевлар, Черновлар, Якимовлар яшәгән.
1965 елның 17 июненнән авылның Савгач авылы белән чикләре кушылу сәбәпле исәптән төшерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев