Аксубай районы үзенең «йөз балл» җыйган укучысы белән горурлана ала
Иске Тимошкино урта мәктәбен тәмамлаган Егор Симухин физика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен лаеклы үтте.
Егор йөз балл җыйган, аның белән бу мәгариф учреждениесе генә түгел, ә ул тугыз сыйныфны тәмамлаганчы белем алган Яңа Тимошкино төп мәктәбенең педагогик коллективы һәм бигрәк тә бу ике мәктәпнең физика укытучысы Светлана Матвеева да горурлана.
Ике ел элек Светлана Геннадьевна Егор укыган сыйныф белән бергә Иске Тимошкино мәктәбенә күчә. Укучылардан аерыла алмый. Ләкин элеккеге белем бирү учреждениесендә дә дәресләр алып баруын дәвам итә.
Һәм менә нәтиҗә.
– Нәтиҗә законлы, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина. – Егор моңа максатчан барды. Ул физика буенча Республика фән олимпиадаларының күп тапкыр призеры. Мәгариф бүлеге аңа УТС – республика уку-күнекмә үзәгендә тыңлаулар узарга ярдәм итте, анда укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә ныклап әзерлиләр. Егор шулай ук физик культура буенча республика олимпиадасы призеры. Ул еллар дәвамында үзен төрле юнәлешләрдә бертигез ачык итеп күрсәтә. Бу ике мәктәпнең педагогик коллективларына, җитәкчеләре Владимир Красильников һәм Николай Сандимировка рәхмәт белдерәсем килә, һәм, әлбәттә, Егорның әти-әнисе Сергей Сергеевич һәм Степанида Тихоновнага шундый лаеклы ул тәрбияләгән өчен тирән рәхмәт белдерәсем килә. Мондый нәтиҗә башка фәннәр буенча да безнең үзебезнең йөз балл җыючы укучыларыбыз булачагына өмет уята. Бүген үк җәмгыять белеме, аннары тарих буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев