Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районы территориясендә урманга керү тыела!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.07.2023 елдан 907 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүен 31 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде.


Республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата чикләүләр билгеләнгән. Шул исәптән Аксубай районы урманнарына да.
Урман тармагы белгечләре урманда янгын чыгуга юл куймау буенча эш алып баралар. Алар тиешле чикләү кертү, аның гамәлдә булу чоры турында кисәтү аншлаглары урнаштыралар һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябалар.
Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре искәртеп узганча, теләсә нинди очкын зур куркыныч тудырырга мөмкин.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, һәм урман янгыннары яки урман массивлары янында янгыннар килеп чыккан очракта урман сагының бердәм бушлай номеры буенча шалтыратырга кирәк: 8 (800) 100-94-00 яки ТР ДБУ «Урман янгыннары үзәге» төбәк диспетчерлык хезмәтенә: 8 (843) 221-37-95 яисә Аксубай урманчылыгы бүлегенә 8 (843 44) 2 -73 -53 яисә участок урманчыларына шалтыратырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев