Аксубай районы мәктәпләрендә «Игътибар – балалар» профилактик операциясе гамәлгә ашырыла
22 майдан 4 июньгә кадәр Татарстанда «Игътибар – балалар» профилактик чарасы уза.
Операция юлларда балаларның имгәнүен кисәтү һәм җәйге каникулларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан игълан ителгән. Яңа Тимошкино төп мәктәбе педагоглары акцияне игълан итүнең беренче көннәреннән үк аны хупладылар. Аны гамәлгә ашыру өчен чаралар планы да эшләнгән.
Яңа Тимошкино авылы аша төбәк әһәмиятендәге юл үткәнлектән, мәктәп укучыларының, бигрәк тә кече яшьтәгеләрнең иминлеге темасы аеруча актуаль. Эшләнгән программа кысаларында беренче квест (сәяхәт) – уен нәкъ менә шушы категория укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев