Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районы мәктәбендә табигать кочагына сәяхәт балалар иминлегенә багышланды

Кәкре Күл мәгариф учреждениесендә җәйге каникуллар алдыннан сыйныф җитәкчеләре башлангыч сыйныф укучылары белән бергә җәяү йөрделәр, авыл тирәсендә сәяхәт ясадылар.

Беренче көнне балалар елга ярыннан үтеп, юлда яр буе, болыннарда үскән үсемлекләр, елга ярында яшәүче төрле кошлар белән таныштылар.
Шул ук вакытта сыйныф җитәкчеләре балаларның игътибарын “Су коену тыела” дигән кисәтүгә юнәлттеләр, ни өчен тыелганлыгын аңлаттылар.
Икенче көнне балалар өчен ачык һавада төшке аш оештырдылар, табигатьтә әзерләнгән шулпа телне йотарлык булды. Укучыларны озата барган сыйныф җитәкчеләре фикеренчә, бу чара балаларның күзаллауларын баетып кына калмый, ә аларны табигатьтә куркынычсыз тәртип күнекмәләренә дә өйрәтә.
Фото: Кәкре Күл мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев