Аксубай күпкатлы йортларының ишегалларын чаптыруга автомобильләр комачаулый
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә күпкатлы йортларның ишегалды территорияләрен чаптыруга керештеләр.
Эшне башкаруда парковкаланган автомобильләр комачаулый. Урыны белән алар газоннарга якын торалар һәм чаптыручылар, газон чаптыру җайланмаларына таш эләгү аркасында күңелсез хәлләргә тап булмас өчен, кайбер урыннарны урап узарга мәҗбүр булалар.
– Гражданнардан янәшәдәге территориядән автомобильләрне алып торуларын үтенәбез, – ди Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров. – Ишегалларындагы тәртип – ул безнең халык файдасына уртак кайгыртуыбыз.
Астагы картада чаптыруга тиешле ишегаллары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев