Аксубай игенчеләре көненә 1800 гектардан артык ашлык суктыра
Район басуларында бөртекле культураларны урып-җыю кызу темп белән бара.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 31 июльгә 14328 гектардан ашлык суктырып алынган. Бу – планлаштырылган мәйданның 37 проценты.
Комбайн экипажлары тулы көчтә эшли. Кичә генә дә 1800 гектардан артык икмәк суктырылган. Көзге бодай – 11184 гектардан, арпа – 1914 гектардан, борчак – 930 гектардан, көзге арыш 300 гектардан җыеп алынган.
Аксубай игенчеләре 36405 тонна икмәк суктырган. Шул исәптән узган көнне 4 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев