Аксубай егете Чистай Сабан туенда төп призга ия булды
Яңа Үзи авылыннан унсигез яшьлек Аяз Алимбеков Чистайда Сабан туен бәйрәм итү кысаларында милли көрәш буенча ярышларда зур уңыш белән чыгыш ясады.
Ул яшьләр арасында беренче урынны яулады һәм ярышларының төп призы – тәкә алды.
Аяз – Казан техникумы студенты. Балачактан ук спорт белән мавыга. Аязның әтисе Фәнис Алимбеков сөйләгәнчә, ул бик тырыш малай булган, хуҗалык эшләрендә ярдәм иткән.
– Кибеткә баргач, Аяз уенчыклар карамый, кадак, чүкеч кебек әйберләрне сайлый иде, – дип искә ала әтисе. – Хезмәттә үсте, яшь булуына карамастан, бөтен эшкә дә оста.
Милли көрәшкә аны бабасы, әтисе өйрәтә, ә Казанга укырга кергәч, тренерлар белән шөгыльләнә башлый.
Чистайда узган ярышлар аңа зур җиңү китерде. Икенче көнне Аяз Аксубайда узган ярышларда катнашты. Аңа спортта алга таба да уңышлар телибез!
Фото: Аяз Алимбековның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев