Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Аксу Агро» ҖЧҖ игенчеләре урак өсте вакытында лаеклы бүләкләр алдылар

Район башлыгы Камил Гилманов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов урып-җыю сезоны башланганнан алып ашлык суктыру буенча иң югары күрсәткечкә ирешкән авыл хуҗалыгы предприятиесе комбайнчыларын хөрмәтләделәр

«Аксу Агро» ҖЧҖдә бөртекле культуралар 13241 гектар били. Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча 8 августка 8800 гектардан артык мәйданнан игеннәр җыеп алынган (планга карата 69 процент). Шул исәптән: 4240 гектар көзге бодай, 930 гектар борчак (бу культуралар тулысынча җыеп алынган), 2940 гектардан артык арпа (план буенча 3000 гектар), 700 гектардан артык язгы бодай (барлыгы 3544 гектар). 22628 тонна ашлык суктырылган.

Суктыруга унбер комбайн экипажы җәлеп ителгән (шул исәптән дүртесе Мюд филиалыннан). Алар составында зур практик тәҗрибәсе булган, үз эшләрен белгән һәм аны намус белән башкарган җир уллары бар. Аларның күбесе алдагы елларда ашлык сутыру буенча югары күрсәткечләре өчен район җитәкчелегеннән бүләкләр алдылар һәм ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсында җиңүче булдылар.
Район башлыгы Камил Гилманов, удар хезмәтләре өчен шәхсән рәхмәт белдерер өчен, урак батырлары янына барды.

Бүләкләнүчеләр арасында – узган елгы урып-җыю кампанияләре лидерлары Җәүдәт Сафиуллин ярдәмчесе – улы Җәвид белән һәм Алексей Кудряшов ярдәмчесе Петр Якимов белән. «Мюд» филиалында район башлыкларының Рәхмәт хатларына Евгений Курдюков (ярдәмчесе Владимир Наумов) һәм гаилә экипажы Владимир Петров улы Данил белән лаек булды.

– Бу корылыклы елда сез бөртекле культураларны зур авырлык белән үстерә алдыгыз, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Һәм аны югалтуларсыз җыеп та аласыз. Сезнең хезмәтегез җиңел түгел, ул зур фидакарьлек, сәламәтлек таләп итә, сез куелган бурычны намус белән үтисез. Фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.

Район җитәкчесе Рәхмәт хатлары белән бергә игенчеләргә премияләр салынган конвертлар да тапшырды. Ул шулай ук уракта катнашучыларны үзләрен сакларга, игътибарлы булырга, урып-җыю сезонын уңышлы тәмамлау өчен хезмәтне саклау таләпләрен төгәл үтәргә чакырды.

Урып-җыюда катнашучыларга югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен район авыл хуҗалыгы җитәкчесе Борис Соломонов рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев