Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Комбайннар парады-2012

Узган атна азагында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән районда бөртек урып-җыю комбайннары конкурс-смотры үтте. Конкурсны составына ТР МСХиП вәкиле Ирек Фәизов, район УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, механикалаштыру һәм игенчелек буенча консультант Александр Горбунов, Хизбулла Сөнгатуллин, Гостехнадзор инспекциясе белгече Газинур Зәйдуллин кергән комиссия үткәрде. Чара бөртек урып-җыю комбайннарын,...

Узган атна азагында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән районда бөртек урып-җыю комбайннары конкурс-смотры үтте.


Конкурсны составына ТР МСХиП вәкиле Ирек Фәизов, район УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, механикалаштыру һәм игенчелек буенча консультант Александр Горбунов, Хизбулла Сөнгатуллин, Гостехнадзор инспекциясе белгече Газинур Зәйдуллин кергән комиссия үткәрде.
Чара бөртек урып-җыю комбайннарын, транспорт чараларын һәм ындыр табакларындагы җиһазларны 2012 ел уңышын җыеп алуга үзвакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде. Белгечләр сүзләренә караганда быел урып-җыюга 90га якын комбайн чыгачак. Әлеге техникага зур өметләр баглана-бер комбайнга якынча 700-800 гектар җир туры килә. Менә шуның өчен районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техниканы ремонтлауга җентекле якын килделәр һәм аның әзерлеге дә үткән елдагыдан күпкә югарырак.
Бөртек урып-җыю техникасының әзерлеген билгеләүдә аның герметиклылыгына игътибар бирелде, моның өчен контроль суктыру үткәрелде. Иминлеккә дә шулай ук аерым басым ясалды. Янгын сүндерү чаралары, медаптечка, махсус киемнәргә дә игътибар бирелде.
"ВАМИН-Аксу" агрофирмасында әлеге чарага яхшы хәзерләнгәннәр. Монда барлык комбайннар да, башка техника да кырга җәлеп ителгән. Ваминлыларда һәр комбайн ярдәмчеләр белән тулыландырылган. Кирәкле барлык җиһазлар белән ремонт бригадасы да теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Эшчеләр ял итсен, тамак ялгап алсын өчен җиһазландырылган техника ярдәмгә киләчәк.Техникаларны карап үткәннән соң, район башлыгы Камил Гилманов игенчеләр белән очрашып, алда торган бурычлар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, быел уңыш начар түгел, сабан культураларыннан мул уңыш көтелә. Игеннәрне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен игенчеләргә бөтен көчләрен куярга кирәк булачак.УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, "ВАМИН-Аксу" генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин да комбайнчыларны алда торган бурычлар белән таныштырдылар. Район башлыгы Камил Гилманов һәм Искәндәр Зәйдуллин шунда ук техниканы яхшы хәзерләгәннәре өчен комбайнчыларга бүләкләр тапшырдылар. Әйтергә кирәк, районда техникаларга карау үткәрелгән көнне комбайннарның күбесе кырда эшлиләр иде инде.
Комиссиянең эш нәтиҗәләре буенча техникаларны хәзерләүдә "ВАМИН-Аксу" ООО иң яхшысы булды, "Актай" ООО икенче урынга чыкты. "Аксу Агро", "Алтэкс" ООО, "Колос" ООО һәм "Аксубай Продкорпорациясе" ОООда да яхшы әзерлек сизелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев