Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үзәк сайлау комиссиясе укулар үткәрде

    Аларның килү максаты - РФ Дәүләт Думасы Федераль Җыенына депутатлар сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында безнең районның участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен семинар-уку үткәрү. Семинар эшендә район башлыгы Камил Гилманов катнашты. Эш төркемен Татарстанның ҮСК Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкләде. 14 ел дәвамында (2002 елдан башлап) территориаль сайлау комиссиясенең алыштыргысыз...

    Аларның килү максаты - РФ Дәүләт Думасы Федераль Җыенына депутатлар сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында безнең районның участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен семинар-уку үткәрү.


    Семинар эшендә район башлыгы Камил Гилманов катнашты. Эш төркемен Татарстанның ҮСК Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкләде. 14 ел дәвамында (2002 елдан башлап) территориаль сайлау комиссиясенең алыштыргысыз сәркәтибе булып торган Татьяна Леонтьеваны бүләкләү күңелле мизгел булды. Әгъзам Гобәйдуллин озак еллар фидакарь хезмәт куйганы өчен Татьяна Михайловнага Татарстан ҮСК Мактау грамотасын, ә район башлыгы Камил Гилманов Рәхмәт хатын тапшырды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методика бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева сайлау процессының хокуки нигезләре һәм участок сайлау комиссияләре эшен оештыру, сайлаучыларның мәгълүматлары буенча участок сайлау комиссияләре эше һәм сайлау алды агитациясе кагыйдәләрен үтәүне контрольләүне гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, быел, 18 сентябрьдә Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: