Аксубаево
  • Рус Тат
  • ЖиҢ сызганып эшләргә кирәк

    Россиядә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү эшенә җитди керештеләр. Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашкан РФ Дәүләт Советы утырышында да сүз шул турыда барды. Р.Миңнехановның стратегиясе эшкуарлыкны үстерүдә ышанычлылык тәэмин итә. Илдә кризис булуга карамастан, эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чаралары туктатылмады. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта эшкуарлыкны...

    Россиядә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү эшенә җитди керештеләр. Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашкан РФ Дәүләт Советы утырышында да сүз шул турыда барды.

    Р.Миңнехановның стратегиясе эшкуарлыкны үстерүдә ышанычлылык тәэмин итә. Илдә кризис булуга карамастан, эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чаралары туктатылмады. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта эшкуарлыкны актив үстерү бурычын куя.
    Моның безнең районда ничек гамәлгә ашуы, эшмәкәрләрнең, бигрәк тә җитештерү өлкәсендә, бүгенгесе көндә ни дәрәҗәдә актив булулары турында без район эшмәкәрләре Советы рәисе Марс Гимадиев белән әңгәмә корабыз.
    -Кризис районда кече һәм вак предприятиеләр санының кимүенә йогынты ясамады, - дип сүз башлады Совет рәисе. - 2013 елда аларның исәбе 67 гә җиткән булса, 2014 елда 65 булды. Җитештерүне ябуга омтылыш юк. Статистика мәгълүматларына күз салсак, монда мәшгуль булган кешеләр саны да 382 дән 467 гә арткан. Кече һәм вак предприятиеләр җитештергән продукция әйләнеше 2013 елда 278 миллионнан 2014 елда 499 миллионга кадәр арткан.
    -Марс Әхнәфович, республика һәм район тарафыннан эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү ни дәрәҗәдә сизелерлек?
    -Узган ел яңа эш башлаган фермерлар һәм җитештерүче эшмәкәрләр республикадан җитештерүне үстерүгә грант ярдәме алдылар. Кече һәм вак эшмәкәрләргә район дәрәҗәсендә дә ярдәм күрсәтелә. Быел үз хуҗалыкларында сыер асраучы (биш баштан алып) район кешеләренә саву аппаратлары сатып алуга сертификатлар бирелде. Тагын 18 кешегә савым аппаратлары тапшырылачак. Моннан тыш, район җитәкчелеге Икътисад министрлыгы, Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашында түгәрәк өстәлләр оештырып, сәнәгать мәйданнары ачып, җитештерүче эшмәкәрләргә методик һәм гамәли ярдәм күрсәтә. Эшмәкәрләр, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән барлык проектлар һәм программалар белән һәрвакыт таныш, әлеге өлкәдә безгә районның икьтисад бүлеге ярдәм итә.
    -Җитештерүче эшмәкәрләргә кризис йогынты ясадымы?
    -Әйе дә, юк та. Миңа эмбарго белән бәйле һәм чит илләрдән кертелгән товарларга алмашка, үзебездә товар җитештерүгә яраклашкан яңа производстволар ачарга карар кылган эшмәкәрләр мөрәҗәгать иттеләр инде. Өстәвенә, сүз яңа җиһазлар сатып алу һәм яңа производство ачу (ә кризис вакытында бу үтә дә мөһим) турында бара. Район эшмәкәрләре башында торган, пилорамасы, кибет челтәрләре эшләп килгән эшмәкәрләрнең берсе, теплица төзергә карар кылды. Кризис эшмәкәрләрне активлашырга, ничек конкурентка сәләтле булу турында уйланырга мәҗбүр итте. Эшмәкәрләр Советы бу планда һәрвакыт булышырга, методик ярдәм күрсәтергә әзер.
    -Район эшмәкәрләре белән конференциядә Икьтисад министрлыгы һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, эшмәкәрләр элек алынган кредитлар буенча ставкаларның күтәрелүенә бәйле проблемалар белән очрашмадылармы, дип кызыксындылар. Моңа бәйле мәсьәлә белән сезгә мөрәҗәгать иткәннәре булмадымы? Район эшмәкәрләре салым каникуллары алырга теләмиләрме?
    -Әлегә мондый мөрәҗәгатьләр күзәтелмәде. Әйтик, яшь эшмәкәрләрнең кайберләре, банктан кредит алып түгел, ә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша үзмәшгульлек программасыннан файдаланып, үз эшләрен ачтылар. Яшь эшкуарларның берсе агачка уеп рәсем төшерү белән шөгыльләнә, икенчесе савым көтүен җәелдерде. Шуның өстенә кризис елында да районда гаилә фермалары, югарыда әйтеп үткәнебезчә, теплицалар төзелә.
    -Дәүләт авылны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен эшләргә, продукция җитештерергә теләкләре булган кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер.
    -Эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча Президент программасы алга таба да дәвам ителәчәк, бу турыда эшмәкәрләр конференциясендә республиканың вәкаләтле вәкилләре тарафыннан да әйтеп үтелде. Бүгенге көндә, әйтик, яңа эш башлаган эшмәкәрләргә һәм фермерларга (яшькә бәйле түгел, ә яңа эш башлаучыларга) ярдәм күрсәтү программасында катнашуга 30 дан артык кеше гариза биргән. Һәрберсенең проекты эшләнгән һәм алар сөтчелек, кошчылык, атлар фермалары төзүгә, маллар симертү, сарыклар асрау, дуңгызчылык белән шөгыльләнүгә грант ярдәме алу өчен аларны якларга әзер. Алар дәүләтнең проектларны хуплаячагына ышаналар. Ә бит, лизинг-грант программасы буенча җитештерү җиһазлары сатып алганда яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә дәүләт җиһаз бәясенең - 50 процентына кадәр, ә моңа кадәр эш башлаган эшкуарларга 30 процентына кадәр компенсацияли.
    Димәк, мул тормышта яшәр өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Ә эшләргә теләгән һәм эшли белгән кешеләрне дәүләт ярдәменнән ташламаячак.
    Татарстан Республикасында кече эшмәкәрлекне үстерү чаралары турында "Атна вакыйгалары"нда укыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: