Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үзеннән соң якты эз калдырды

    Шимбә көнне мөхәррир Фәхертдин Шәмсетдиновичның безнең арабыздан китүенә кырык көн була. Әлеге датаның Татарстан Республикасында Матбугат көненә туры килүе Ходай Тәгалә тарафыннандыр мөгаен, ә бит ул бу көнне үзе туплаган коллективны бергә җыеп, котларга ярата иде. Безнең өчен ул нинди җитәкче иде соң? Гадел, яхшы күңелле, ярдәмчел, кайгыртучан. Аның бүлмә...

    Шимбә көнне мөхәррир Фәхертдин Шәмсетдиновичның безнең арабыздан китүенә кырык көн була.


    Әлеге датаның Татарстан Республикасында Матбугат көненә туры килүе Ходай Тәгалә тарафыннандыр мөгаен, ә бит ул бу көнне үзе туплаган коллективны бергә җыеп, котларга ярата иде.
    Безнең өчен ул нинди җитәкче иде соң? Гадел, яхшы күңелле, ярдәмчел, кайгыртучан.
    Аның бүлмә ишеге коллектив өчен генә түгел, ә барысы өчен дә ачык булды-аңа хезмәткәрләр, танышлары, авылдашлары төрле проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр. Фәхертдин Шәмсетдинович киңәш-ярдәм сорап килүчеләрнең берсен дә кире бормады-шунда ук телефон трубкасын алып, проблемаларны хәл итә, сөйләшә иде. Без аны үзе алдында да, үзе булмаганда да очраклы гына «шеф» дип йөртмәдек. Ул һәр хезмәткәрне хөрмәт итте, өлкән коллегаларының белемен һәм тәҗрибәсен бәяли белде, яшьләрне хуплады, редакция ветераннарын да онытмады. Фәхертдин Шәмсетдинович һәрберебезнең уңышларына куанды, кайгыларыбыз белән уртаклашты. Башкалар хәсрәтен үзенеке кебек кабул итте. Аның 53 ел дәвамында башкаларга шатлык-куанычлар бүләк иткән, үзе дә кайгы-хәсрәт кичергән йөрәге, үзеннән соң җуелмас эз калдырып, кинәт туктап калды.

    Кеше китә, эше кала

    Фәхертдин Шәязданов максатка ирешү юлында һәрвакыт үҗәтлеге белән аерылып торды.


    Күп балалы крестьян гаиләсендә туып-үскән малай мәктәптә укыганда ук югары белем алу турында хыяллана.

    Яңа Кармәт мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлагач Казан педагогия училищесына укырга кергән унбиш яшьлек Фәхертдиндә авыл малайларына хас үҗәтлек, тырышлык сыйфатларын күргән тулай торак коменданты аңа урам себерүче булып урнашырга ярдәм итә. Горур яшүсмер, курсташлары бу турыда белмәсеннәр өчен, иртәнге биштән торып, территорияне тиз генә җыештырып, кире бүлмәсенә кайтып ята, имеш ул да алар белән бергә йокыдан тора...
    Үзенең беренче хезмәт хакына Фәхертдин ул вакытта модада булган кеда һәм костюм сатып ала.
    Ә соңрак, дуслары белән бергә вагоннар бушатып акча эшли. Ул мондый эшкә күнеккән була инде, унике яшьлек вакытта ук «Восход» совхозы ветеринары булып эшләгән әтисе белән Нурлат станциясе аша Мәскәүгә юл тотучы товар вагонына илтү өчен хуҗалык дуңгызларын озата барырга туры килә аңа.
    -Максатка омтылу Фәхертдин Шәмсетдиновичның төп сыйфатларының берсе булды,-дип сөйли район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина. - Миңа аның белән нибары ике ел гына эшләргә туры килсә дә, аны кеше буларак аңлау өчен шул вакыт та җитте. Мөхәррир булудан тыш, педагог буларак, аның районда белем бирү өлкәсендә барган үзгәрешләргә ихластан шатлана белүе дә моңа сәбәп булгандыр, бәлки. Безнең аның белән тормышка карашларыбыз уртак иде. Фәхертдин Шәмсетдинович район газетасын ун елдан артык җитәкләсә дә, һәрвакыт тыйнак, игътибарлы җитәкче була белде, гадилеген югалтмады. Шул ук вакытта таләпчән дә, кырыс та була белде. Фәхертдин Шәмсетдиновичның вакытсыз арабыздан китүе бик кызганыч. Бу шәхсән минем өчен-зур югалту... Әмма, кеше китә, ә аның эше кала, диләр.
    Бүгенге көндә редакция бинасының күзгә күренеп үзгәрүендә дә аның өлеше бар. Ә бит ул бу турыда күпме хыялланды!

    Бер юнәлештә эшләдек

    Фәхертдин Шәязданов белән мин 1976 елдан бирле таныш. Безне студент еллары бәйләп торды.


    Без Казан педагогия училищесында, аннан соң Казан дәүләт университетында бергә укыдык. Моннан тыш, безне туганлык җепләре дә бәйләде. Кеше буларак Фәхертдин тәртипле кеше иде, гаиләсен, оныкларын яратты.
    Эшкә килгәндә, эчке эшләр бүлеге, башка оешмалар, предприятиеләргә караганда да район газетасы белән ныграк элемтәдә торды һәм киләчәктә дә шулай булыр дип ышанасы килә.
    Газета битләрендә «Вакыйгалар хроникасы», «Юл, иминлек, инспектор» битен булдыруда нәкъ менә Фәхертдин Шәмсетдинович инициатор булып торды һәм әлеге мәкаләләрне бастырган өчен газета бәйгеләрдә күптапкыр призлы урыннарны яулады. Район халкы газетада басылган мәкаләләр аша полициянең участок уполномоченныйлары белән таныштылар, МВД системасындагы үзгәрешләр турында хәбәрдар булдылар. Эчке эшләр бүлеге Фәхертдин Шәязданов җитәкчелегендә һәрвакыт аңлау һәм яклау тапты. Мәкаләләр, агымдагы проблемалар турында сөйләшкәндә, кайчакта бәхәсләр дә туа иде, әмма һәрвакытта да уртак тел таптык, бер фикергә килә белдек. Без бер юнәлештә эшләдек, ул һәрвакыт, без халык өчен эшлибез, дип кабатларга яратты.
    С. САФИН, ТР МВД ның Аксубай районы буенча начальнигы.

    Искә алу хөрмәтенә

    Фәхертдин Шәмсетдиновичның кинәт арабыздан китүе район мәдәнияты өчен дә көтелмәгән югалту булды.
    Безнең үзара мөнәсәбәтләр яхшы иде. Шәхси мөнәсәбәтләрнең хезмәттәшлек белән үрелеп баруы икеләтә ярдәм итте. Ул кешеләр белән аралашырга яратты, аның күңеле һәрвакыт ачык, гади иде. Чараларда катнашып, бәйрәмнең асылын күрә һәм газета аша укучыларга җиткерә белде.
    Фәхертдин Шәмсетдинович район мәдәнияты уңышларына чын күңелдән куанды, безнең артистларны танып белә иде. Җитәкче урын биләвенә карамастан, гади телдә аралашты. Газетада район мәдәнияты турындагы мәкаләләр халык күңеленә үтеп керерлек, аңлаешлы булды. Аның тырышлыгы белән редакциядә белемле, талантлы, үз һөнәрләренә тугры хезмәткәрләрдән торган коллектив оешты. Әйе, аның кебек кешенең арабыздан китүе коллектив өчен зур югалту. Әмма аның хөрмәтенә эшләргә, иҗат итәргә кирәк. Җитәкче, дус һәм иптәш буларак, без аны сагынып искә алабыз, телефоннан аның номерын сызып ташларга кул бармый, аның турындагы истәлек безнең күңелләрдә озак сакланыр.
    Р.СРУРТДИНОВ, мәдәният бүлеге директоры.

    Ул яхшы дус була белде

    Фәхертдин-барыннан да элек, ул минем якын дустым иде.


    Без аның белән мин районга килеп, янгын частен җитәкли башлаган 1990 елда таныштык. Шул вакытта ул типография начальнигы иде. Эштәге мөнәсәбәтләр дуслыкка әверелде, тора-бара гаилә дуслары булдык. Безнең уй- фикерләребез уртак иде. Мин аны фикер йөртә белүе, килеп туган проблемаларны дөрес хәл итә белүе өчен ихтирам итә идем. Ул чик сакчысы буларак (ул Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән), чын дус була белде, иптәшен беркайчан да бәлада калдырмый иде.
    Безнең коллективлар арасында да дустанә мөнәсәбәт урнашты. Аның үзе һәм журналистлары белән үзара аралашып эшләдек. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша (әлеге очракта район газетасы аша) без янгын иминлеге турында белдереп, халык белән элемтәдә торабыз. Бу уңайдан Фәхертдин Шәмсетдинович безгә һәрвакыт йөз белән карады. Янгынга кагылышлы мәкаләләрдә фактлар гына урын алмады, аларның һәрберсе уйланырга мәҗбүр итәрлек бай эчтәлекле иде.
    Ә.НАСРЕТДИНОВ, янгын часте начальнигы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: