Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үз бизнесы туендыра

    Әлеге хәрәкәт бүгенге көндәге эшмәкәрләрнең күпчелеге гаиләләрен туендыру, тормышны ничек булса да алып бару өчен товар алып кайтып беренче ачык базарда сата башлаган 90 нчы елларда киң колач алды. Беренче эшмәкәрләрнең кайберләре әлеге өлкәдә тәҗрибә туплап, сату эше белән генә шөгыльләнмичә, үз эшләрен ачып, шуның өстенә өстәмә эш урыннары булдыруга...

    Әлеге хәрәкәт бүгенге көндәге эшмәкәрләрнең күпчелеге гаиләләрен туендыру, тормышны ничек булса да алып бару өчен товар алып кайтып беренче ачык базарда сата башлаган 90 нчы елларда киң колач алды.


    Беренче эшмәкәрләрнең кайберләре әлеге өлкәдә тәҗрибә туплап, сату эше белән генә шөгыльләнмичә, үз эшләрен ачып, шуның өстенә өстәмә эш урыннары булдыруга керештеләр. Бүгенге көндә районда 700 гә якын эшмәкәр теркәлгән. Эшмәкәрләр район бюджетын формалаштыруда мөһим урын биләп, район икътисадын үстерүгә дә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Бары тик 2011 елда гына да эшмәкәрләр һәм кече бизнес субъектлары тарафыннан салым сыйфатында бюджетка 12 млн. сумнан артык акча күчерелгән. Эшмәкәрләр һәм кече бизнес субъектлары ярдәмендә өстәмә эш урыннары булдырыла, бүгенге көндә алар 200 дән артык кешене эш белән тәэмин итәләр.
    Ел башында районда эшмәкәрләр конференциясе үтте. Ул вакытта район башлыгы Камил Гилманов үз чыгышында, районда кече һәм урта бизнес яхшы темплар белән үсә, аларның районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре елдан-ел тотрыклы була бара, дип билгеләп үтте. Әмма үсеш динамик рәвештә барсын өчен эшмәкәрләргә төрлечә булышырга, барыннан да элек консультатив-юридик характердагы ярдәм күрсәтергә кирәк. Ул вакытта районда эшмәкәрлек башында торган эшмәкәрләр дә үз чыгышларында әлеге сорауны күтәрделәр.
    Тиздән районда Аксубай муниципаль район эшмәкәрләре советы оеша, бүген аны Марс Гимадиев җитәкли. Аксубай муниципаль районы эшмәкәрләр советы һәр айның 3 нче дүшәмбесендә җыела. Шулай ук аларның үз сайтлары да бар, анда эшмәкәрләргә кагылышлы барлык мәгълүматлар урнаштырыла (бәйгеләр, уртак хезмәттәшлек турындагы тәкъдимнәр, франчайзинг). Анда шулай ук үз эшен яңа гына башлаган эшмәкәрләр дә үзләре өчен мәгълүматлар, бизнес ачуга кагылышлы киңәшләр, яңа төр бизнеслар белән таныша алалар. Шулай ук башка төбәкләрдә уңышлы эшләп килгән иң яхшы бизнес идеялар да урнаштырыла. Сайтның атамасы www. satill it. ru.
    Тагын шунысы мөһим, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләрне сайтта урнаштырырга һәм квалификацияле җаваплар алырга була.
    -Безнең районда эшмәкәрлеккә юл ачык. Район җитәкчелеге эшмәкәрләрнең башлангычын төрле яклап хуплыйлар. Илдә, республикада һәм районда эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча үткәрелгән сәясәт нәтиҗәсендә, хәзерге вакытта кече бизнес икътисадны нәтиҗәле җәелдерүче сектор булып тора. Эшмәкәрлек эшчәнлеге тармаклары да төрле-ваклап сатудан алып, агач эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы тармагына кадәр,-дип үз фикере белән уртаклаша Совет рәисе Марс Гимадиев. - Һәр эре эшмәкәрнең бүген эшмәкәрлек тармагында бай тәҗрибәсе тупланган һәм совет та нигездә теләсә нинди тармакта үз эшен башларга теләгән кешеләргә консультатив-юридик ярдәм күрсәтә алган эшмәкәрләрдән тупланган. Бу минемчә, зур плюс, чөнки районның беренче эшмәкәрләренең үз эшләрен башлаганда мондый мөмкинлекләре юк иде.
    Хәзерге вакытта ничек эшмәкәр булырга, дип кызыксынам. Ә ул бик гади икән, ике биттә анкета тутырасы да салым инспекциясендә теркәләсе. Ә менә алга таба тырышырга кирәк. Районда теркәлгән 700 эшмәкәрнең бары тик яртысы гына актив эш алып бара. Ә эшмәкәр булу җиңелме? 11 елдан артык эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән Совет рәисе моңа болай дип җавап бирде:
    -Бу беренче карашка гына җиңел кебек. Мисалга, кеше эшкә урнаша һәм бер айдан үзенә тиешле хезмәт хакын ала. Ә үз эшеңне башлап, аның алга таба чәчәк атуы өчен керткән акчаның табыш китерүен бер ай, бер ел гына да көтәсе түгел. Теләсә кайсы кеше эшмәкәр була ала, ә менә эшмәкәрлекне алга җибәрү өчен аерым сәләт кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: