Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юлны яңа технология буенча

    Район үзәгенең әйләнеп узу юлында айдан артык ремонт эшләре алып барыла. Район юлчылары Толстов һәм Шоссе урамнарында юл катламын ремонтлауда яңа технологияләрне кулланалар. - Монда юлны төзекләндерү эшләре асфальт-бетонлы катламны регенерацияләүне кертеп алып барыла - ягъни, салкын фрезеровкалау ысулы белән салдырылган һәм ваклатылган асфальт катламы вак таш белән кушыла. Бу...

    Район үзәгенең әйләнеп узу юлында айдан артык ремонт эшләре алып барыла.

    Район юлчылары Толстов һәм Шоссе урамнарында юл катламын ремонтлауда яңа технологияләрне кулланалар.

    - Монда юлны төзекләндерү эшләре асфальт-бетонлы катламны регенерацияләүне кертеп алып барыла - ягъни, салкын фрезеровкалау ысулы белән салдырылган һәм ваклатылган асфальт катламы вак таш белән кушыла. Бу бигрәк тә зур йөк транспорты агымы күзәтелгән юл катламын тигезләү һәм ныгыту мөмкинлеге бирә, - дип аңлатты юл идарәсенең Аксубай филиалы җитәкчесе Фәнис Сафин. - Бу алым Тарханкага юл салганда кулланылды, тик монда цемент файдаланылды.

    4 километр 70 метр тәшкил иткән юлны төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды. Моннан тыш, бу участокта су агу өчен 3 торба да салынды. Иске торбаларны, барлык климатик зоналарда да куллану мөмкинлеге биргән, ныклыгы, чыдамлылыгы белән аерылып торган яңа металл гофрир торбаларга алмаштырдылар.

    Юлны төзекләндерү эшләрен составында автогрейдер йөртүчесе Валерий Жарков, бульдозер йөртүчесе Леонид Артамонов, катоклаучылар Павел Писарев һәм Салават Гималетдинов булган Павел Жарков бригадасы алып бара. Марсель Фәхриев җитәкләгән Әхтәм Канәфин, Иван Лизунов, Айрат Әхмәтҗанов һәм Фәнил Низаевлардан торган бригада су агу торбаларын урнаштыру белән мәшгуль. Ремонт эшләренең чираттагысы - асфальт-бетон җәю. Хәрәкәтне туктатмас өчен юлчылар эшне ике сменада алып баралар хәтта.

    - Әйләнеп узу юлының - район тормышының төп артериясе икәнен һәм хәрәкәтне туктатып тору мөмкин түгеллеген без яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә безнең алда үтә җаваплы эш тора - барлык технологияләрне дә үтәп юл салу һәм шуның белән бергә машиналар хәрәкәтен дә чикләмәү. Әмма, ни кызганыч, күпчелек машина йөртүчеләр биредә вакытлыча урнаштырылган юл билгеләренә игътибар итми, - ди бригадир Павел Жарков. - Машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга һәм тизлек режимын бозмаска киңәш итәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: