Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юллыкларны һәм җиһазларны тикшерәләр

    Ноябрь-декабрь айларында районда газ җиһазларын кулланганда гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик рейдлар оештырыла. Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре дәүләт торак күзәтчелеге һәм газ хезмәте органнары белән берлектә күп фатирлы торак йортларны, социаль торак объектларын тикшерәчәк. Газ җиһазларына, төтен юллыкларына, җилләткеч...

    Ноябрь-декабрь айларында районда газ җиһазларын кулланганда гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик рейдлар оештырыла.

    Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре дәүләт торак күзәтчелеге һәм газ хезмәте органнары белән берлектә күп фатирлы торак йортларны, социаль торак объектларын тикшерәчәк. Газ җиһазларына, төтен юллыкларына, җилләткеч каналларга аерым игътибар биреләчәк, гомумән, янгын иминлеге тулысынча тикшереләчәк.

    - Күптән түгел Рязань һәм Иваново өлкәләрендә торак йортларда фаҗигале очраклар килеп чыкты, - дип шәрехләде районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гафиятов. - Әлеге очракта җиһазларга профилактик карау үткәрү гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатлары өчен кирәк. Халыкның аңлап якын килүен үтенәбез, без барлык өй һәм фатирларны йөреп чыгачакбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: