Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юлларны – үз куллары белән

    Юллар проблемасы һәр авылда җитәрлек. Савгач авылында да сазлы вакытта үтеп булмый торган урыннар бар. Әлеге торак пункт өчен иң проблемалы булып үзәктән төп чыгу юнәлешенә таба һәм фермага илтүче юллар тора. Аларның уртача озынлыгы - 500 метр. Җире күтәртелгән булса да, яңгырлы вакытта бу юллардан машина белән генә түгел,...

    Юллар проблемасы һәр авылда җитәрлек.

    Савгач авылында да сазлы вакытта үтеп булмый торган урыннар бар. Әлеге торак пункт өчен иң проблемалы булып үзәктән төп чыгу юнәлешенә таба һәм фермага илтүче юллар тора. Аларның уртача озынлыгы - 500 метр. Җире күтәртелгән булса да, яңгырлы вакытта бу юллардан машина белән генә түгел, җәяү йөрүе дә кыен. Шул юллар проблемасын чишәргә "Татнефтепром-Зүзәйнефть" ААҖ Генераль директоры, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин һәм "Татавтодор" АҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин булыштылар, алар әлеге участокларны вак таш белән капладылар. Савгач авылы халкы аларның ярдәме өчен бик рәхмәтле. Җирле депутат Алексей Кондратьев юлларга салу өчен материаллар кайтартуны оештырды. Авыл халкы да көрәкләрен күтәреп аларга вак ташны таратышырга чыкты. Бердәм эштә катнашырга теләүчеләр бер бригадага җыелдылар. Николаевлар, Журавлевлар гаиләсе, Николай Кудряшов, Александр Васильев, Нина Семенова, Олег Сергеев һәм башка авылдашлар бердәм эшләделәр. Хәзер безгә начар һава торышы да комачаулык итмәячәк, чөнки авыл территориясенә керергә юллар бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: