Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юидчыларның чираттагы уңышы

    Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары юл хәрәкәте иминлеге акцияләрендә һәм чараларында актив катнашалар. Шуларның чираттагысы - «Беренче сыйныф укучысына юлны имин чыгарга булыш» акция-бәйгесе кабат уңыш алып килде. Мәктәп укучысы Василий Бобов (педагог-консультант Ирина Прохорова) «Фотоотчет» номинациясендә 3 нче урынны алды һәм Татарстан буенча баш дәүләт инспекторы Рифкат Миңнеханов тарафыннан билгеләп...

    Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары юл хәрәкәте иминлеге акцияләрендә һәм чараларында актив катнашалар.


    Шуларның чираттагысы - «Беренче сыйныф укучысына юлны имин чыгарга булыш» акция-бәйгесе кабат уңыш алып килде. Мәктәп укучысы Василий Бобов (педагог-консультант Ирина Прохорова) «Фотоотчет» номинациясендә 3 нче урынны алды һәм Татарстан буенча баш дәүләт инспекторы Рифкат Миңнеханов тарафыннан билгеләп үтелде. Чарада катнашучылар өчен ТР Эчке эшләр миистрлыгының ДАИ-ЮХИДИ музее буенча экскурсия оештырылды, алар шулай ук «Форсаж» картинг үзәктә дә булдылар, монда теләүчеләр карталарда йөрделәр.

    фото http://uchportfolio.ru/blogs/read/?id=472

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: