Аксубаево
  • Рус Тат
  • Югары нәтиҗәләргә рухланып

    «Аксу Агро» сөт комплексы бу көннәрдә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк сөт сата. Комплекс һәр көнне 17,5 тонна сөт сата, 700 литр сөтне бозаулар эчерү өчен файдалана. Бүгенге көндә биредә 1524 савым сыеры асрала (мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 3.202 гә җитә). Бер сыердан савып...

    «Аксу Агро» сөт комплексы бу көннәрдә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк сөт сата.


    Комплекс һәр көнне 17,5 тонна сөт сата, 700 литр сөтне бозаулар эчерү өчен файдалана. Бүгенге көндә биредә 1524 савым сыеры асрала (мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 3.202 гә җитә). Бер сыердан савып алынган уртача тәүлеклек савым 12,2 килограмм тәшкил итә. Бу - районда иң зур күрсәткеч.
    -Сөтчелек комплексының барлык эшчәнлеге югары нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелгән,-дип сөйли комплексның җитәкчесе Равил Мусин.- Монда барысы да терлекчелек продукциясен күтәрүгә исәпләнгән. Беренчедән, бу азыклар запасы, ә аларны биредә ике елга җитәрлек хәзерләгәннәр. Ә сыйфат турында сөйләп торасы да юк. Терлекләр микро һәм макро элементлар буенча балансланган азык алалар.
    Сыерларның нәселле булуы, аларның югары продукция бирүе дә зур роль уйный. Алар заманча техника белән җиһазланган корпусларда асрала. Компьютер терлекләргә, продукция алуга бәйле барлык мәгълүматларны терки.
    -Әмма эштә иң мөһиме-кадрлар,-дип дәвам итә Равил Мусин.-Бездә үз эшен яхшы белгән, йөкләнелгән бурычны намуслы үтәүче жаваплы хезмәткәрләр эшли. Комплекс эше өч сменада оештырылган. Терлекчеләр бирегә Иске Ильдеряктан, Енорускинодан, Иске Ибрайдан килеп эшлиләр. Төрле милләт кешеләреннән торган тату коллектив югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүгә исәп тота һәм аларның барысы да мактау сүзләренә лаек. Бу да уңыш нигезе булып тора.
    Комплекста төп бурычларның берсе-көтүне тулыландыру. Ул уңышлы алып барыла. Ел башыннан 1.600 бозау алынган. Аларны да шулай ук тәҗрибәле терлекчеләр тәрбияли. Димәк, мегаферма хезмәткәрләренә көтүне яңартуга бәйле борчуларга урын юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: