Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әйләнеп узу юлын чыршылар бизәп торачак

    Районда "Агач утырту көне" табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Экология айлыгы башыннан район үзәге, торак пунктлар территориясендә яңа үсентеләр пәйда булды. Яшь агачлар кешеләр күпләп йөргән, ял итү урыннарына утыртылды. Бүген алар күзгә ташланмый да диярлек. Әмма еллар үткәч куак булып үсеп китеп, урамнарны, аллеяләрне, скверларны яшелләндереп торачак. Табигатьне саклау...

    Районда "Агач утырту көне" табигатьне саклау акциясе дәвам итә.

    Экология айлыгы башыннан район үзәге, торак пунктлар территориясендә яңа үсентеләр пәйда булды. Яшь агачлар кешеләр күпләп йөргән, ял итү урыннарына утыртылды. Бүген алар күзгә ташланмый да диярлек. Әмма еллар үткәч куак булып үсеп китеп, урамнарны, аллеяләрне, скверларны яшелләндереп торачак.

    Табигатьне саклау акциясенә бистә советы хезмәткәрләре дә кушылды. Алар Шоссе урамында әйләнеп узу юлы периметры буенча чыршы үсентеләре утырттылар. Барлыгысы 5-7 еллык 150 чыршы. Аларның һәркайсы күзләрне иркәләрлек куе, матур һәм тамыр системасы да нык. Киләчәктә Аксубай яшеллеккә күмелеп утырсын өчен, урман хезмәткәрләре алдан ук кайгырту эшләре алып бардылар. Чыршыларны 2009 елда ук питомникка утыртканнар һәм аерым алым буенча тәрбияләп үстергәннәр. Менә шуңа алар бик матур булып күренәләр дә инде. Юл буена утыртылган чыршы үсентеләре дә аксубайлыларның, бистәгә килгән кунакларның күңелләрен күтәреп, шулай ук матур булып үсәргә тиеш. Бистә советы хезмәткәрләре утыртылган һәр чыршы агачын саклагыч "пирамида" белән әйләндереп алганнар. Димәк, иректә утлап йөргән хайваннар үсентеләргә зыян сала алмый.

    - Хезмәткәрләребез тырышып, намуслы эшләделәр, - дип шәрехләде бистә советы башкарма комитеты җитәкчесе Леонид Жуков. - Алар һәр куакка сакчыл якын килделәр. Һава торышы бик үк яхшы тормаса да, эшне җиренә җиткереп төгәлләделәр.

    Бу хатын-кызларның хезмәте мактау сүзләренә лаек. Аларның уңган куллары белән район үзәгендә һәрвакыт чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Алар бистәне яшелләндерүгә дә үз өлешләрен керттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: