Аксубаево
  • Рус Тат
  • Язылган өчен фотоаппарат отты

    Апрель-июль аена кадәр "ТАТМЕДИА" АҖ "Язылган өчен телевизор" акциясе үткәрде. Республика медиахолдингының бу елның икенче яртыеллыгына ким дигәндә 3 басмасына язылырга һәм квитанцияләрне "ТАТМЕДИА"гә җибәрергә кирәк иде. Призлар уйнату акциядә катнашкан кешеләрнең саны буенча ясалган лототроннан 1 дән алып 161 нче санга кадәр булган карточкалар алу белән эшләнде. Бәхет безнең...

    Апрель-июль аена кадәр "ТАТМЕДИА" АҖ "Язылган өчен телевизор" акциясе үткәрде.

    Республика медиахолдингының бу елның икенче яртыеллыгына ким дигәндә 3 басмасына язылырга һәм квитанцияләрне "ТАТМЕДИА"гә җибәрергә кирәк иде. Призлар уйнату акциядә катнашкан кешеләрнең саны буенча ясалган лототроннан 1 дән алып 161 нче санга кадәр булган карточкалар алу белән эшләнде.

    Бәхет безнең якташыбызга елмайды. Яңа Үзи авылыннан авыл укытучысы Люция Алимбәкова фотоаппарат отты һәм Аксубай районыннан "ТАТМЕДИА" басмаларына язылу бәясе иң зур булганга (1900 сумнан артык) аңа тагын савыт-саба җыелмасы бүләк ителде.

    Бүләкләрне җиңүчегә "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасының баш мөхәррир-директоры Айдар Моратшин - тантаналы рәвештә һәм Яңа Үзи мәктәбе хезмәттәшләре, укучылары алдында үзе тапшырды.

    - Сезгә медиахолдингтан әлеге бүләкне тапшырганыма шатмын, "ТАТМЕДИА" һәм безнең "Авыл таңнары"ның язылучысы булып калуыгызга рәхмәт белдерәм, - дип билгеләп үтте мөхәррир. - "ТАТМЕДИА" дә, безнең филиал да, һәрвакыт призлар уйнатып бәйгеләр үткәреп тора, укытучылар коллективын һәм укучыларны аларда катнашырга чакырам.

    Приз җиңүчесе - татар һәм инглиз теле укытучысы Люция Алимбәкова бәйгедә икенче тапкыр катнашуы турында бүлеште.

    - 16 ел элек кияүгә чыгып сезнең районга күчкәннән соң, "Авыл таңнары" гәзитен, "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары, балалар өчен гәзитләр һәм журналлар яздырам, - дип сөйләде Люция Габдрахман кызы. - Басма гәзитләрне электрон гәзиткә алыштырып булмый. Сезнең гәзит һәм башка басмалар килгәнен көтеп алам.

    Авылның почта хезмәткәрләре авылдашының җиңүе турында ишеткәч, аның өчен шатландылар һәм җиңүнең хаклы икәнен дә белдерделәр, чөнки авылда нәкъ менә Люция Алимбәкова иң күп гәзитләр яздырып ала. Ә җиңүче үзе "ТАТМЕДИА" АҖ бәйгеләрендә тагын катнашачагын әйтте, чөнки үткән елның бәйге җиңүчесе "Айпад" алса, быел телевизор уйнатылды.

    Исегезгә төшерәбез, "ТАТМЕДИА" АҖ басмаларына язылу дәвам итә. Сез шул исәптән "Сельская новь", "Авыл таңнары" һәм "Ял пурнасе" район гәзитләренә дә языла аласыз. Почта аша язылу бәясе үткән ел белән чагыштырганда түбәнрәк һәм 2017 елның беренче яртыеллыгына 600 сум, физик затлар өчен һәм оешмалар өчен 690 сумны тәшкил итә. Безнең редакциядә 350 сумга альтернатив язылып була (гәзитне чыккан көнендә язылучы үзе килеп ала).

    Октябрь аенда, гадәттәгечә, язылу ункөнлеге уздырачакбыз - бу вакытта безнең гәзитләргә почта аша язылу (альтернатив язылуга кагылмый) түбәнрәк булачак, бу турыда без тулырак мәгълүмат бирәчәкбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: