Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ярдәмчел, игелекле кешеләр

    Ветераннар советы эшендә оештыру эшләренә кагылышлы төрле сораулар күп туа. Ләкин аларны чишүгә акча да, мөмкинлек тә юк. Теге яки бу проблеманы хәл итүдә ярдәм итә алырдай җитәкчеләргә, кешеләргә мөрәҗәгать иткән очраклар да булгалый. Һәм безнең арада яхшы кешеләр күп булуына инанасың. Шундый кешеләрнең берсе - АТУТ директоры Фәрхат Аюпов....

    Ветераннар советы эшендә оештыру эшләренә кагылышлы төрле сораулар күп туа.

    Ләкин аларны чишүгә акча да, мөмкинлек тә юк. Теге яки бу проблеманы хәл итүдә ярдәм итә алырдай җитәкчеләргә, кешеләргә мөрәҗәгать иткән очраклар да булгалый. Һәм безнең арада яхшы кешеләр күп булуына инанасың. Шундый кешеләрнең берсе - АТУТ директоры Фәрхат Аюпов. Ветераннар советына анарга төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә туры килә. Мәсәлән, аның ярдәме белән ветераннарга тарихи Болгар шәһәрендә булып кайту мөмкинлеге туды.

    Аксубай пенсионерлары өлкәннәр өчен "Балкыш" зональ фестиваль-бәйгесенә чакыру алдылар. Ләкин Алексеевск районына үзешчән артистларны алып бару өчен транспорт юклыгы ачыкланды. Бу проблеманы районның мәдәният бүлеге һәм шулай ук Александр Евграфов чишәргә ярдәм итте. Ул үзенең машинасында безнең җырчыларны алып барды. Һәм безнең коллектив чыгышын жюри югары бәяләде. Әлбәттә инде, ул кешеләрне безгә ярдәм итәргә беркем дә мәҗбүриләмәде. Әмма алар кеше кайгысыннан читтә калучы кешеләр түгел. Алмашка берни дә сорамыйча, игелекле эшләр кылып, башкаларга үрнәк булып торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: