Аксубаево
  • Рус Тат
  • Янгынны сүндерәләр, кешеләрне коткаралар

    Аксубай янгын сагы гарнизонының утыз дүрт коткаручысы җомга көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көнне бәйрәм дип тә әйтеп булмый, иртәнге «линейка» гына бераз тантаналы булыр инде. Коткаручы беренче шалтырату, чакыру буенча чыгарга әзер булырга тиеш. Быел, мәсәлән, районның бердәм диспетчер хезмәте пультына 150 дән артык гариза һәм белдерү керде....

    Аксубай янгын сагы гарнизонының утыз дүрт коткаручысы җомга көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
    Бу көнне бәйрәм дип тә әйтеп булмый, иртәнге «линейка» гына бераз тантаналы булыр инде. Коткаручы беренче шалтырату, чакыру буенча чыгарга әзер булырга тиеш. Быел, мәсәлән, районның бердәм диспетчер хезмәте пультына 150 дән артык гариза һәм белдерү керде. Шуларның 36 сында коткаручылар янгын сүндерүгә чыкканнар, калган очракларда авариягә тарганнарга, ишекләре бикләнеп калып өйләренә керә алмаганнарга, торак-коммуналь характердагы аварияләргә дучар булганнарга ярдәм иткәннәр. Кайбер шалтыратуларны коткаручылар полиция, медицина хезмәткәрләренә юллаганнар. Октябрь аеннан Глонасс системасына тоташканнан соң, Аксубай коткаручылары барлык вакыйгалар турында да бердәм номер-112 гә шалтыраталар. Һәр шалтыратуның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген җәзага тарган кеше үзе генә белә. Әмма коткаручы булу ни дәрәҗәдә авыр соң?
    -Кешеләрне коткару, янгынны сүндерү- ул безнең көндәлек хезмәтебез,-дип тыйнак кына җавап бирә районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов. -Катлаулы янгыннар, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгып тора. Әмма коткаручы ярдәмгә килеп, теләсә нинди хәлдән чыгу юлын таба белергә тиеш. Бездә хезмәт куючы һәр кеше тиешле уку үткән һәм "коткаручы" статусына ия. Бездә коткаручыларга кирәк булган барлык шартлар да бар. Аларның бары тик укулар вакытында гына файдаланылуын телисе килә.
    Коткаручылар, ирекле хезмәткәрләр булуга карамастан (бары тик гарнизон начальнигы һәм аның урынбасары гына аттестация үткән), аерым тәртип буенча яшиләр. Иртә белән бер караул (биредә 7-8 кешедән торган дүрт караул бар) барлык җиһазларны, документларны башка сменага тапшыра һәм караул тәүлеклек кизү торуга керешә. Әгәр дә ки смена тапшыру вакытында чылтырату алына икән, үз сменасын тапшырырга тиешле караул да хәбәр алынган урынга юл тота. Шуңа өстәп, көндез ял иткәннән соң резервтагы караул автоматик рәвештә өйдә кизү тора-нинди дә булса гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта коткаручы ашыгыч рәвештә базага килеп җитәргә, коралланырга һәм гадәттән тыш хәл килеп туган урынга чыгып китәргә тиеш. Эссе һава торышы белән истә калган 2010 һәм 2011 еллар коткаручылар өчен аерым авыр чор булды, көненә янгын чыгуга бәйле 10-15 әр хәбәр алына иде. Барлык көч һәм резерв җәлеп ителде. Коткаручылар һәр кизү тору көнендә гомерләрен куркыныч астына куялар. Янгын нәтиҗәләре зыянлы булмасын, янгында кеше гомере өзелмәсен дип, коткаручыларның ут камап алган бина эченә керүләре янгын вакытында гадәти хәл. Әйе, әлеге һөнәр зур батырлык таләп итә. Курку хисе коткаручыларга хас нәрсәме?
    -Әлеге мизгелдә үзең турында уйламыйсың, - дип сөйли Әхтәм Шәйдуллович. - Бары тик соңыннан гына хәлгә анализ ясап, аңлыйсың... Коткаручылар көчле һәм батыр булулары өстенә, киң күңелле, ярдәмчел кешеләр. Җәй көне почта бинасы янындагы чыршыларның берсеннән мәче баласын менеп алулары да моңа дәлил булып тора...
    Янгын сүндерү машинасы сигналын кабызып, чираттагы вакыйга урынына ашыкканда, безнең күңелләрне курку хисләре биләп ала, без чын күңелебездән вакыйганың корбаннарсыз тәмамлануын телибез.
    Коткаручылар көнендә дә теләсә нинди гадәттән тыш хәл килеп чыкканда аларның кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булуларын телисе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: