Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ял планында – авыл туризмы

    Аксубайның "Шәфкатьлелек" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәр елны өлкән яшьтәге йөзләгән кеше сәламәтлеген ныгыта. Бүлек хезмәткәрләре Татарстанда игълан ителгән Туризм елы кысаларында социаль туризм программасы эшләгәннәр. Узган заезда монда Яр Чаллыдан кунаклар - КамАЗ ветераннары ял итте һәм бу программа алар күңеленә хуш килде. Алар безнең төбәкнең истәлекле урыннарында, туган...

    Аксубайның "Шәфкатьлелек" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәр елны өлкән яшьтәге йөзләгән кеше сәламәтлеген ныгыта.

    Бүлек хезмәткәрләре Татарстанда игълан ителгән Туризм елы кысаларында социаль туризм программасы эшләгәннәр. Узган заезда монда Яр Чаллыдан кунаклар - КамАЗ ветераннары ял итте һәм бу программа алар күңеленә хуш килде. Алар безнең төбәкнең истәлекле урыннарында, туган якны өйрәнү, Хәсән Туфан музеенда, Ташлы чокыр чишмәсендә, Спорт комплексында булдылар. Быел модага кергән "авыл туризмы" да калалыларга бик ошады. Ял итүчеләр Иске Ильдеряктә булдылар. Лидия Горбунова нигез салган социаль көнкүреш музеен зур канәгатьләнү белән карадылар. Хуҗабикә кунакларны колач җәеп каршы алды. Ул авыл тарихы, аның кешеләре, бүгенге казанышлар, искеильдеряклеләрнең спорттагы уңышлары турында сөйләде. "Шигърият сәгате", "музыка сәгате" һәм сәламәтлек дәресе үткәрелде. Иске Ильдеряк мәдәният йорты хезмәткәрләре алар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Очрашу соңында авыл кешеләре кунакчыллыкларын дәлилләп, сый-хөрмәттән сыгылып торган табын әзерләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: