Аксубаево
  • Рус Тат
  • Якташыбызның иҗат кичәсе

    Узган атнада Аксубай район Мәдәният йортында күренекле галим, ислам дине белгече, язучы якташыбыз Әнвәр Нәҗип улы Хәйринең 65 яшьлек юбилеена багышланган иҗат һәм "Әхмәд ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәясәтнамәсе" дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды. "Тылсымлы ачкыч тапкан галим" дип аталган иҗат кичәсен үзәк...

    Узган атнада Аксубай район Мәдәният йортында күренекле галим, ислам дине белгече, язучы якташыбыз Әнвәр Нәҗип улы Хәйринең 65 яшьлек юбилеена багышланган иҗат һәм "Әхмәд ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәясәтнамәсе" дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.


    "Тылсымлы ачкыч тапкан галим" дип аталган иҗат кичәсен үзәк китапханә хезмәткәрләре, укытучылар бергәләп әзерләделәр. Алып баручы Фәймә Гатина һәм Энҗе Туктарова кичәне җанлы итү өчен күп көч куйдылар. Сигез китап авторы, танылган мәгърифәтчеләрнең борынгы татар теленнән сигез дистәдән артык китабын тәрҗемә иткән, сигез йөзләп фәнни хезмәт бастырып чыгарган язучының бай иҗади мирасы китапханәчеләр әзерләгән "Зур җимешле иҗат" күргәзмәсендә чагыла иде.
    Әлеге чарада Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Рәзил Вәлиев, ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Татарстан язучылар Союзы рәисе Рәфис Корбан, танылган язучы, якташыбыз Нәбирә Гыйматдинова, «Идел» журналы хезмәткәре Вәсилә Гиматдинова, Аксубай район башлыгы Камил Гилманов һәм башкалар катнашты. Районда яшәүче һәм Әнвәр Хәйринең иҗатын якын итүче һәркем бу очрашуны дулкынланып көтте. Ә инде район Мәдәният йорты хезмәткәрләре бик шәп концерт программасы әзерләгән иделәр. Галим-якташыбызны туганнары, якыннары, дуслары тәбрикләде.
    - Мәдәниятны үстерүгә һәм тарихны өйрәнүгә керткән өлешегезгә бәя биреп бетергесез. Әнвәр Хәйри башкарып чыккан эшләрне хәтта дистәләгән галим дә башкара алмас иде. Якташыбыз буларак, без сезнең белән горурланабыз. Үзегезнең фидакарь эшегез белән Сез Аксубайны данлы итәсез, - дип әйтте үз чыгышында Камил Гилманов .
    -Әнә шундый китап дөнья күрсен өчен тарих һәм телләрне белү генә җитми, ул дәүләтне, чорны күз алдына китерергә, үзеңне шул як кешесе итеп сизәргә кирәк. Сез халкыбызның тарихи мирасын торгызу өчен зур тырышлык куйдыгыз - дип билгеләп үтте тәбрикләү сүзендә Рәзил Вәлиев.
    Багдад илчесенең җаваплы сәркатибе 921-922 нче елларда Болгар дәүләтенә килгәч язган сәяхәте турындагы хикәят Х гасырның беренче өлешендә яшәгән күпсанлы халыкларның, шул исәптән борынгы Болгар халкының да көнкүреше, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, тарихы турында сөйләүче уникаль кулъязма булып тора. Аның фәнни һәм тарихи әһәмияте бүгенгесе көндә дә актуаль.
    Әнвәр Хәйри үзе, башкарган эше турындагы фикерләре белән уртаклашып, ибен Фадланның сәяхәте турындагы язмаларны 1995 елда өйрәнергә һәм тәрҗемә итәргә керештем, дип белдерде. Үз эшен ул А.П. Ковалевскийның "Әхмәд ибне Фадланның 921-922 нче елларда Идел буена сәяхәте турындагы китабының" (1956 ел) китап ахырында урнашкан факсимиледан башлаган. Автор үзе әйтүенчә, кайбер сүзләрнең асылына төшенер өчен күп вакыт сарыф итә. Моның өчен ул рус, татар һәм гарәп телләрендә глоссарий төзи.
    Кичәгә җыелган тамашачы якташлары өчен сөенеп, зур горурлык хисләре кичереп утырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: