Якташлар очрашуы

Яр Чаллыда Аксубай һәм Нурлат районнары якташлары очрашуы булып үтте. Ул "Энергетик" Мәдәният сараенда узды, бәйрәм тантанасы фойедан ук башланды - монда кунакларны каршы алып, Аксубай чишмәләре суыннан кайнатылган чәй һәм Нурлат шикәре белән сыйладылар. Диварларда якташларыбызның фоторәсемнәре һәм иҗат эшләре күргәзмәсе, автошәһәрнең ничек төзелеп чәчәк атуы, якташларыбызның аңа керткән...
Яр Чаллыда Аксубай һәм Нурлат районнары якташлары очрашуы булып үтте.
Ул "Энергетик" Мәдәният сараенда узды, бәйрәм тантанасы фойедан ук башланды - монда кунакларны каршы алып, Аксубай чишмәләре суыннан кайнатылган чәй һәм Нурлат шикәре белән сыйладылар. Диварларда якташларыбызның фоторәсемнәре һәм иҗат эшләре күргәзмәсе, автошәһәрнең ничек төзелеп чәчәк атуы, якташларыбызның аңа керткән хезмәт өлешләрен күзалларга ярдәм иткән фотохроника урын алган иде. Халык безнең район экспозициясенә аерым бәя бирде - игътибарга туган якны өйрәнү һәм Хәсән Туфан музейларыннан иң яхшы экспонатлар тәкъдим ителде. Музей директорлары Әлфия Нурхамәтова һәм Энҗе Туктарова кунакларга экспонатлар һәм район тарихы турында сөйләделәр.
Безнең районны Камил Гилманов җитәкчелегендәге составына Иске Кармәт һәм Шәрбән авыл җирлекләре башлыклары Фәнис Мөсәбиков һәм Дамир Шәрифуллин, музей директорлары Әлфия Нурхамәтова, Энҗе Туктарова, район Мәният йорты директоры Ольга Копанева, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин, җирле артистлар Наилә Мартынова, Алим Идиатуллин, Василий Воронин, Полина Мулеева, Мәдәният йорты белгече Александр Панюков кергән делегация тәкъдим итте.
Делегацияне Яр Чаллы муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева, Яр Чаллы шәһәрендә Аксубай районы якташлар җәмгыяте Президенты Марат Гарифуллин, "Энергетик" Мәдәният сарае директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Разаева һ.б. ачык йөз белән каршы алдылар.
Концерт башланыр алдыннан Яр Чаллы шәһәре башлыгы урынбасары Флера Андреева җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул барысын да шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев, шәһәр халкы һәм үз исеменнән кайнар котлады.
-Аксубай һәм Нурлат районнары шәһәр үсешенә чагыштыргысыз өлеш керттеләр, - дип билгеләп үтте ул. - Бүгенге очрашу безнең үзара мөнәсәбәтләрне ныгытачак кына.
Җыелучылар алдында шәһәр артистлары чыгыш ясады.
Аннан соң аудитория алдында чыгыш ясар өчен безнең районга сүз бирелде. Алып баручы Гөлзадә Разаева Аксубай районының иң яхшы кызлары һәм егетләре белән таныштырды. Якташларыбыз Рәис Беляев һәм Рәшит Хәмәдиевлар төрле елларда Яр Чаллы шәһәре җитәкчеләре булып тордылар. Рәис Кыям улы автогигант һәм автошәһәр төзелеше башында торды. Шулай ук безнең башка күп кенә якташларыбыз шәһәр төзелешенә, Тукай районы оешуга үзләреннән саллы өлеш керттеләр. Аксубайлылар кичәсен район башлыгы Камил Гилманов ачты.
-Безнең район - күпмилләтле, без килешеп, дус-тату яшибез, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Районда төзелеш эшләре колач алган. Быел гына да йөзү бассейны, фонтан, юллар һ.б.лар файдалануга тапшырылды. Планнарыбыз да күп. Мондый очрашу өчен чаллылыларга бик зур рәхмәт. Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевка, Флера Андреевага, якташыбыз Марат Гарифуллинга, Гөлзадә Разаевага искиткеч очрашу оештырганнары өчен рәхмәтебезнең иге-чиге юк. Без дә чаллылыларны районда оештырылган милли бәйрәмнәргә чакырабыз.
Камил Камалович шулай ук автошәһәр төзелешенә һәм үзләренең кече ватаннарына ярдәм итүгә үз өлешләрен керткән безнең районнан чыккан кешеләрне билгеләп үтте. Безнең район делегациясе сәхнәгә чыгып хуҗаларга ипи-тоз тәкъдим итте. Район башлыгы Камил Гилманов чараны оештыручыларга район исеменнән бүләкләр тапшырды.
Ә бәйрәмдә катнашучылар хөрмәтенә безнең артистлар башкаруында җырлар яңгырады, аларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Аларның чыгышы районның истәлекле урыннарын яктырткан видеотасма белән үрелеп барды.
Очрашу дустанә мохиттә үтте. Һәр катнашучы күңелендә бер генә - очрашулар ешрак булсын иде, дигән теләк уянды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 08:55Аксубай хатын-кызлары элеккеге кебек утырмага җыелдылар Элек авыл хатын-кызлары бергә җыелып кул эшләрен башкарганнар, тормыш мәшәкатьләре турында фикер алышканнар.1400
-
18 гыйнвар 2021 - 07:55Машина йөртү таныклыгын QR-кодка алмаштыру буенча эксперимент үткәреләчәк Кушымтаны сынау режимында илнең берничә төбәгендә эшләтеп җибәрәчәкләр.1600
-
17 гыйнвар 2021 - 14:27Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән 30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана.4500
-
17 гыйнвар 2021 - 11:54Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте Идел буенда һава температурасы нормадан 6-12 градуска түбәнрәк булачак.4300
-
17 гыйнвар 2021 - 10:522021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.5300
-
16 гыйнвар 2021 - 14:55Педагогның шәхес булуы да үз ролен уйный Савгач мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Анатолий Охотников патриотик тәрбия бирүгә үз өлешен кертә.9100
-
16 гыйнвар 2021 - 13:55Ковид белән авырган кешеләрдә коронавируска иммунитет биш айга кадәр саклана Роспотребнадзорда белдерүләренчә, авырганнан соң өченче айдан организмда антитәнчекләр кимүе күзәтелә.8700
-
16 гыйнвар 2021 - 12:55Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 98 очрагы ачыкланган Республикада инфекцияне 18 яшьтән яшьрәк тугыз бала йоктырган.8800
-
16 гыйнвар 2021 - 11:55Аксубай балалары табигатьне яраталар Авыл китапханәләренә йөрүче яшь китап укучылар арасында «Кышын кошларны ашатыгыз» экология акциясе популярлык алды.7900
-
16 гыйнвар 2021 - 10:55Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары саны 2022 елда артачак Көндезге магистратура программалары буенча бюджет урыннары соңгы биш елда беренче тапкыр артачак.8900
-
15 гыйнвар 2021 - 16:32“Авыл таңнары” газетасы редакциясеннән бер капчык шикәр комына Аксубай мәктәбе укытучысы Елена Дормитонтова ия булды
-
11 гыйнвар 2021 - 11:44Аксубай хоккей командасы беренче урында
-
15 гыйнвар 2021 - 08:55Ишек алдын чистарттылар, ә тротуар турында оныттыларҺәр күпләп яуган кар күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен проблема тудыра.5300
-
18 гыйнвар 2021 - 08:55Аксубай хатын-кызлары элеккеге кебек утырмага җыелдылар Элек авыл хатын-кызлары бергә җыелып кул эшләрен башкарганнар, тормыш мәшәкатьләре турында фикер алышканнар.1400
-
18 гыйнвар 2021 - 07:55Машина йөртү таныклыгын QR-кодка алмаштыру буенча эксперимент үткәреләчәк Кушымтаны сынау режимында илнең берничә төбәгендә эшләтеп җибәрәчәкләр.1600
-
17 гыйнвар 2021 - 14:27Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән 30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана.4500
-
17 гыйнвар 2021 - 11:54Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте Идел буенда һава температурасы нормадан 6-12 градуска түбәнрәк булачак.4300
-
17 гыйнвар 2021 - 10:522021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.5300
-
16 гыйнвар 2021 - 14:55Педагогның шәхес булуы да үз ролен уйный Савгач мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Анатолий Охотников патриотик тәрбия бирүгә үз өлешен кертә.9100
-
16 гыйнвар 2021 - 13:55Ковид белән авырган кешеләрдә коронавируска иммунитет биш айга кадәр саклана Роспотребнадзорда белдерүләренчә, авырганнан соң өченче айдан организмда антитәнчекләр кимүе күзәтелә.8700
-
16 гыйнвар 2021 - 12:55Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 98 очрагы ачыкланган Республикада инфекцияне 18 яшьтән яшьрәк тугыз бала йоктырган.8800
-
16 гыйнвар 2021 - 11:55Аксубай балалары табигатьне яраталар Авыл китапханәләренә йөрүче яшь китап укучылар арасында «Кышын кошларны ашатыгыз» экология акциясе популярлык алды.7900
-
16 гыйнвар 2021 - 10:55Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары саны 2022 елда артачак Көндезге магистратура программалары буенча бюджет урыннары соңгы биш елда беренче тапкыр артачак.8900
-
16 гыйнвар 2021 - 09:55Аксубай китапханәсендә рәссамның юбилеен билгеләп үттеләр Күренекле рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукая исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Зөфәр Гыймаевка 70 яшь тулды.9700
-
16 гыйнвар 2021 - 08:55Россия төбәкләре авыл хезмәтчәннәренә ковидтан вакцина алу өчен гариза язарга тиеш Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында беренче чиратта, сугым, эшкәртү һәм сортларга аеру цехлары хезмәткәрләренә прививка салырга кирәклеген әйттеләр.9400
-
16 гыйнвар 2021 - 07:55Аксубай “Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Данлы мизгел” Үзәкнең социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр арасында иҗади сәләтләр бәйгесе - «Данлы мизгел» конкурсы узды.8200
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55Аксубай терлекчеләре нәтиҗәле эшләде Узган ел район терлекчеләре өчен киеренке һәм авыр булды.10400
-
15 гыйнвар 2021 - 15:55“Авыл таңнары” газетасы редакциясеннән бер капчык шикәр комына Аксубай мәктәбе укытучысы Елена Дормитонтова ия булды Бүген “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Авыл таңнары” газетасы редакциясендә әбүнәчеләр арасында призлар уйнатылды.11600
-
15 гыйнвар 2021 - 14:55Татарстанда М7 трассасында өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.10700
-
15 гыйнвар 2021 - 13:55Кадрлар резервының яңа сезонына Аксубай районының актив яшьләрен чакыралар Гаризаны 2021 елның 17 гыйнварына кадәр яше 16дан 30 яшькә кадәр булган затлар тапшыра ала.11000
-
15 гыйнвар 2021 - 12:55Татарстанда тагын 96 кеше коронавирус йоктырган Узган тәүлектә авыручылар арасында балигъ булмаган ике бала булуы ачыкланган.12200
-
15 гыйнвар 2021 - 11:55Мөфти Равил Гайнетдин коронавирустан «Спутник V» прививкасын ясаткан Тиешле вакыт узганнан соң ясалган анализ мөфтинең канында антитәнчекләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булуын күрсәткән.12600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:55Газетаның беренче саны белән, укучы! Кадерле газета укучы! Бүген син безнең яраткан район газетасының беренче санын кулыңа алдың.4900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:55Хач ману бәйрәмендә бәкегә чумарга теләүчеләр өчен Хач ману көне алдыннан районның кайбер авыллары сулыкларын изгеләндерү йоласы узачак.11900
-
15 гыйнвар 2021 - 08:55Ишек алдын чистарттылар, ә тротуар турында оныттылар Һәр күпләп яуган кар күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен проблема тудыра.5300
-
15 гыйнвар 2021 - 07:55Татарстанда сораштырылган һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер Респондентларның күбесе яхшылыкка ирешү теләге аркасында ришвәтчелеккә барган.12200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Аксубаево
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 77654 от 17 января 2020 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Жаренова Людмила Викторовна
Адрес редакции: 423060, Республика Татарстан, Аксубаевский район, пгт Аксубаево, ул. Ленина, д.9
Телефон редакции: 8 (84344) 2-84-52, e-mail: selskaja-nov@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика