Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яхшы кешеләр ярдәм итте

    Редакция почтасына хатлар күп килә. Газета укучылар безгә төрле темалар буенча мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук авыр минутларда янәшәдә булып, ярдәм кулы сузган кешеләргә ихлас рәхмәт белдерергә теләүчеләр дә бихисап. Шундый эчтәлектәге хатны без отставкадагы генарал-майор Анатолий Молоствовтан алдык. "Халыкта, кеше бәлада сынала, дигән мәкалә бар. Безнең гаиләгә бу турыдан-туры кагылды....

    Редакция почтасына хатлар күп килә.

    Газета укучылар безгә төрле темалар буенча мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук авыр минутларда янәшәдә булып, ярдәм кулы сузган кешеләргә ихлас рәхмәт белдерергә теләүчеләр дә бихисап. Шундый эчтәлектәге хатны без отставкадагы генарал-майор Анатолий Молоствовтан алдык.

    "Халыкта, кеше бәлада сынала, дигән мәкалә бар. Безнең гаиләгә бу турыдан-туры кагылды. Апрель аенда бәлага дучар булдык - ялкын телләре өебезне камап алды. Янгын нәтиҗәсендә гомер буена бөртекләп җыйган мөлкәт - барлык җиһаз, көнкүреш техникасы, документлар көлгә әйләнде. Беренче көннән үк туганнар һәм дуслар ярдәм кулы суздылар. Кече Аксубайда яшәүче Владимир Охотников пенсиясенең яртысын безгә бирде. Аксубай православие чиркәве матди һәм рухи ярдәм күрсәтте. Тагын бик күп кешеләр безгә булышты. Янгыннан соң өйне торгызуда Федор Семенов беренче ярдәмче булды. Аның тырышлыгы белән йорт түбәсе кыска вакыт эчендә ремонтланды, тәрәзәләр куелды. Безгә Петр Волков, Евгений Уфандеев, Сергей Александров, Виталий Еграшкин, Анатолий Савинов, Сергей Ярославлев, Владимир Козлов зур матди ярдәм күрсәттеләр. Торакны торгызуда Николай Сидоров, Виктор Степанов, Борис Альдивановларның да зур ярдәмен тойдык.

    Әлеге авыр хәлдә район башлыгы Камил Гилманов та аерым игътибар күрсәтте. Ул ремонт эшләре белән даими кызыксынып торды, проблеманы хәл итүдә булышты. Туганнарыбыз, якыннарыбыз да безне матди һәм рухи ярдәмнәреннән ташламадылар. Яхшы күңелле, игелекле кешеләр булышлыгы белән без, үзебезнең өлешкә төшкән барлык авыр сынауларны да үтеп, тормышның бер урында гына тормавын, дөньяда, янәшәбездә мәрхәмәтле кешеләрнең күп булуын, кыенлыклар килеп туганда үзебез дә чит кеше бәласенә битараф калмыйча, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булуыбызны бөтен йөрәгебез белән аңладык".

    Анатолий Петрович сөйләгәнчә, тиздән аның гаиләсе, янгыннан соң ремонтланган, торгызылган өйдә яшәячәк һәм барысы да элеккечә үз урынына кайтачак.

    Фото: files.vm.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: