Яңа йорт ачкычлары
Татарстан Конституциясе көнендә район үзәгендә истәлекле вакыйгалар булып үтте. Яңа Ибрайдан Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Шәйхетдиновка, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннары Агафья Янилкинага, Елизавета Мишинага һәм Аксинья Крупновага "Ветераннарга торак" федераль программасы кысаларында яңа өйләрдән ачкычлар тапшырылды. Аксубай бистәсенең Төзүчеләр урамы читендә бер сезон эчендә Ибраһим Сахап...
Татарстан Конституциясе көнендә район үзәгендә истәлекле вакыйгалар булып үтте.
Яңа Ибрайдан Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Шәйхетдиновка, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннары Агафья Янилкинага, Елизавета Мишинага һәм Аксинья Крупновага "Ветераннарга торак" федераль программасы кысаларында яңа өйләрдән ачкычлар тапшырылды.
Аксубай бистәсенең Төзүчеләр урамы читендә бер сезон эчендә Ибраһим Сахап улы һәм Фатыйма Вәлирахман кызы Шәйхетдиновларны куандырып аерым кирпеч йорт пәйда булды.
-Мондый торак турында без хыяллана гына алдык, - дип шатлыклары белән уртаклаша ветеран. - Россия Хөкүмәтенә, Татарстан Президентына, район башлыгы Камил Гилманов һәм аның командасына подрядчы "Аксустрой" ООО җитәкчесе Илдус Исхаковка зур рәхмәт. Елларның үтүе генә кызганыч...
Ибраһим Сахапович - тумышы белән Яңа Ибрайдан. Ул биредә туып-үсә, 1944 елда сугышка да моннан алына. Заполярьеда артиллерия полкында хезмәт итә. Беренче тапкыр сугыш чирканчыгын да анда ала, яралана. Сугышны Карелиядә тәмамлый, 1946 елда демобилизацияләнә. Тыныч елларда фронтовик кече ватаны иминлеге өчен хезмәт куя - егерме елдан артык мастерской мөдире булып эшли, авылда социаль-мәдәни объектлар төзүдә катнаша. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гөлфия - Яр Чаллы шәһәре поликлиникаларының берсендә, Гөлия шул ук шәһәрдә автозаводта хезмәт куялар. Гомәр озак еллар Чистайда юл хезмәткәре булып эшли, Госман ерак юлларга йөри. Кызганыч, әмма бүген әти-әниләре өчен аларның дүртесе генә шатлана ала, кызларының берсе вакытсыз вафат булган.
Район башлыгы Камил Гилманов ал тасманы кисеп, аларның яңа өйдә сәламәтлек белән озак яшәүләрен теләп, истәлекле бүләк тапшырды. Кызлары Гөлфия яңа өйгә күчү тантанасында катнашучыларның барысына да - район башлыгы Камил Гилмановка, башкарма комитет җитәкчесе Николай Станововка, инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдус Исхаковка, белгеч Наталья Садовниковага кирәкле документларны җыю һәм төзелеш стадиясендә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
-Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә - бөтен җирдә ихластан кабул итеп, ярдәм кулы суздылар. Әтиебез - сугыш ветеранына карата шундый кайгырту күрсәткәннәре өчен рәхмәтебез чиксез. Районда гади халык һәм җитәкчеләр арасында кешеләргә карата шундый мөнәсәбәт саклануы шатлыклы, әлбәттә, - дип билгеләп үтте Гөлфия Ибраһимовна.
Бәйрәм көнендә сюрпризлар моның белән генә бетмәде - күптән түгел Шоссе урамында урнашкан күпфатирлы яңа йорт тапшырылган иде - әлеге йорттан "Ветераннарга торак" федераль программасы буенча сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары - Агафья Янилкина, Елизавета Мишина һәм Аксинья Крупнова фатир алдылар. Монда да шулай ук чәчәкләрсез һәм бүләкләрсез булмады.
-Кызганыч, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә үз өлешләрен керткән тормыш иптәшләрегез генә сезнең белән шатлыкларны уртаклаша алмыйлар, әмма сез бүген уңайлы торакта куанып яшәргә тиешсез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 14:27Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән 30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана.4100
-
17 гыйнвар 2021 - 11:54Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте Идел буенда һава температурасы нормадан 6-12 градуска түбәнрәк булачак.3900
-
17 гыйнвар 2021 - 10:522021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.4800
-
16 гыйнвар 2021 - 14:55Педагогның шәхес булуы да үз ролен уйный Савгач мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Анатолий Охотников патриотик тәрбия бирүгә үз өлешен кертә.8800
-
16 гыйнвар 2021 - 13:55Ковид белән авырган кешеләрдә коронавируска иммунитет биш айга кадәр саклана Роспотребнадзорда белдерүләренчә, авырганнан соң өченче айдан организмда антитәнчекләр кимүе күзәтелә.7600
-
16 гыйнвар 2021 - 12:55Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 98 очрагы ачыкланган Республикада инфекцияне 18 яшьтән яшьрәк тугыз бала йоктырган.8500
-
16 гыйнвар 2021 - 11:55Аксубай балалары табигатьне яраталар Авыл китапханәләренә йөрүче яшь китап укучылар арасында «Кышын кошларны ашатыгыз» экология акциясе популярлык алды.7700
-
16 гыйнвар 2021 - 10:55Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары саны 2022 елда артачак Көндезге магистратура программалары буенча бюджет урыннары соңгы биш елда беренче тапкыр артачак.8700
-
16 гыйнвар 2021 - 09:55Аксубай китапханәсендә рәссамның юбилеен билгеләп үттеләр Күренекле рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукая исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Зөфәр Гыймаевка 70 яшь тулды.9500
-
16 гыйнвар 2021 - 08:55Россия төбәкләре авыл хезмәтчәннәренә ковидтан вакцина алу өчен гариза язарга тиеш Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында беренче чиратта, сугым, эшкәртү һәм сортларга аеру цехлары хезмәткәрләренә прививка салырга кирәклеген әйттеләр.9100
-
15 гыйнвар 2021 - 16:32“Авыл таңнары” газетасы редакциясеннән бер капчык шикәр комына Аксубай мәктәбе укытучысы Елена Дормитонтова ия булды
-
11 гыйнвар 2021 - 11:44Аксубай хоккей командасы беренче урында
-
15 гыйнвар 2021 - 08:55Ишек алдын чистарттылар, ә тротуар турында оныттыларҺәр күпләп яуган кар күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен проблема тудыра.5200
-
17 гыйнвар 2021 - 14:27Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән 30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана.4100
-
17 гыйнвар 2021 - 11:54Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте Идел буенда һава температурасы нормадан 6-12 градуска түбәнрәк булачак.3900
-
17 гыйнвар 2021 - 10:522021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.4800
-
16 гыйнвар 2021 - 14:55Педагогның шәхес булуы да үз ролен уйный Савгач мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Анатолий Охотников патриотик тәрбия бирүгә үз өлешен кертә.8800
-
16 гыйнвар 2021 - 13:55Ковид белән авырган кешеләрдә коронавируска иммунитет биш айга кадәр саклана Роспотребнадзорда белдерүләренчә, авырганнан соң өченче айдан организмда антитәнчекләр кимүе күзәтелә.7600
-
16 гыйнвар 2021 - 12:55Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 98 очрагы ачыкланган Республикада инфекцияне 18 яшьтән яшьрәк тугыз бала йоктырган.8500
-
16 гыйнвар 2021 - 11:55Аксубай балалары табигатьне яраталар Авыл китапханәләренә йөрүче яшь китап укучылар арасында «Кышын кошларны ашатыгыз» экология акциясе популярлык алды.7700
-
16 гыйнвар 2021 - 10:55Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары саны 2022 елда артачак Көндезге магистратура программалары буенча бюджет урыннары соңгы биш елда беренче тапкыр артачак.8700
-
16 гыйнвар 2021 - 09:55Аксубай китапханәсендә рәссамның юбилеен билгеләп үттеләр Күренекле рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукая исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Зөфәр Гыймаевка 70 яшь тулды.9500
-
16 гыйнвар 2021 - 08:55Россия төбәкләре авыл хезмәтчәннәренә ковидтан вакцина алу өчен гариза язарга тиеш Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында беренче чиратта, сугым, эшкәртү һәм сортларга аеру цехлары хезмәткәрләренә прививка салырга кирәклеген әйттеләр.9100
-
16 гыйнвар 2021 - 07:55Аксубай “Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Данлы мизгел” Үзәкнең социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр арасында иҗади сәләтләр бәйгесе - «Данлы мизгел» конкурсы узды.8000
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55Аксубай терлекчеләре нәтиҗәле эшләде Узган ел район терлекчеләре өчен киеренке һәм авыр булды.10100
-
15 гыйнвар 2021 - 15:55“Авыл таңнары” газетасы редакциясеннән бер капчык шикәр комына Аксубай мәктәбе укытучысы Елена Дормитонтова ия булды Бүген “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Авыл таңнары” газетасы редакциясендә әбүнәчеләр арасында призлар уйнатылды.11300
-
15 гыйнвар 2021 - 14:55Татарстанда М7 трассасында өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.10400
-
15 гыйнвар 2021 - 13:55Кадрлар резервының яңа сезонына Аксубай районының актив яшьләрен чакыралар Гаризаны 2021 елның 17 гыйнварына кадәр яше 16дан 30 яшькә кадәр булган затлар тапшыра ала.10800
-
15 гыйнвар 2021 - 12:55Татарстанда тагын 96 кеше коронавирус йоктырган Узган тәүлектә авыручылар арасында балигъ булмаган ике бала булуы ачыкланган.12000
-
15 гыйнвар 2021 - 11:55Мөфти Равил Гайнетдин коронавирустан «Спутник V» прививкасын ясаткан Тиешле вакыт узганнан соң ясалган анализ мөфтинең канында антитәнчекләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булуын күрсәткән.12300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:55Газетаның беренче саны белән, укучы! Кадерле газета укучы! Бүген син безнең яраткан район газетасының беренче санын кулыңа алдың.4900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:55Хач ману бәйрәмендә бәкегә чумарга теләүчеләр өчен Хач ману көне алдыннан районның кайбер авыллары сулыкларын изгеләндерү йоласы узачак.11700
-
15 гыйнвар 2021 - 08:55Ишек алдын чистарттылар, ә тротуар турында оныттылар Һәр күпләп яуган кар күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен проблема тудыра.5200
-
15 гыйнвар 2021 - 07:55Татарстанда сораштырылган һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер Респондентларның күбесе яхшылыкка ирешү теләге аркасында ришвәтчелеккә барган.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Аксубаево
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 77654 от 17 января 2020 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Жаренова Людмила Викторовна
Адрес редакции: 423060, Республика Татарстан, Аксубаевский район, пгт Аксубаево, ул. Ленина, д.9
Телефон редакции: 8 (84344) 2-84-52, e-mail: selskaja-nov@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика