Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яңа акча янчыгыңда булсын

    Аксубай китапханәсе яңача эшли башлады. Ул әдәбият табып бирү бинасы гына түгел. Китапханә үзенең диварлары кысаларыннан яшьләр янына, урамга чыкты. Сиксәнгә якын яшь кешене җәлеп иткән "Кадрда китап" квест-уеннан соң, китапханәчеләр, район Мәдәният йорты белән берләшеп, командага тагын да күбрәк яшьләрне туплау өчен ачык һава астында дискотека оештырдылар. Күтәренке кәефле...

    Аксубай китапханәсе яңача эшли башлады.

    Ул әдәбият табып бирү бинасы гына түгел. Китапханә үзенең диварлары кысаларыннан яшьләр янына, урамга чыкты. Сиксәнгә якын яшь кешене җәлеп иткән "Кадрда китап" квест-уеннан соң, китапханәчеләр, район Мәдәният йорты белән берләшеп, командага тагын да күбрәк яшьләрне туплау өчен ачык һава астында дискотека оештырдылар.

    Күтәренке кәефле ди-джей һәм алып баручылар, ялкынлы биюләр беркемне дә битараф калдырмады. "Күптән шулай күңел ачкан юк иде", "Бу искитмәле дискотека", - дип уртаклаштылар хис-тойгылары белән күңелле чарада катнашучылар.

    - Бу дискотека якынаерга, яңа дуслар табарга ярдәм итте, Аксубай районы яшьләренең актив һәм шаян булуларын дәлилләде, - диде Диләрә Салихова. - Дискотекадан соң миңа аны кабат (атнасына бер тапкыр булса да) үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән хәбәрләр күп килде. Мин исә риза! Шул сәбәпле без яшьләр арасында: "Кабат дискотека үткәрергә телисезме"? дигән сораштыру үткәрдек. Моның нәтиҗәсе шундый, сораштырылган 450 кешенең 76 проценты әлеге фикерне тулысынча хуплый.

    Моннан тыш, дискотека вакытында яңа 200 сумлык купюрада Казан символларының төшерелүен яклау буенча акция үткәрдек.

    - Коллективка яшьләр килү белән, китапханә яңа сулыш алды, - дип уртаклашты директор Ирина Телешева. - Безнең барлык чаралар да яңача атала башлады. Диләрә Салихова, Аида Глезденева, Елена Убейкина, Анна Бикмуллина - алар безнең "йөземнәребез". Алар төрле яклап үсеш алган кызлар. Алар җырлыйлар, бииләр, шигырьләр язалар һәм картиналар иҗат итәләр. Укуда да алар алдынгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: