Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җәй җитте исә, су юк

    Җәйге чорда суга котлык кичерүгә аксубайлылар күнегеп киләләр инде. Безнең редакциягә, кичен краннан су самавырдан аккан кебек кенә килә, кайбер күпфатирлы йортларның икенче яки өченче катында яшәүчеләр, су запасы булдыру өчен төн йокламыйбыз, дип мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта, иртә белән эшкә барганда, бакчаларда, түрбакчаларда әйләнеп торган сусиптергеч җайланмаларны күрергә...

    Җәйге чорда суга котлык кичерүгә аксубайлылар күнегеп киләләр инде.


    Безнең редакциягә, кичен краннан су самавырдан аккан кебек кенә килә, кайбер күпфатирлы йортларның икенче яки өченче катында яшәүчеләр, су запасы булдыру өчен төн йокламыйбыз, дип мөрәҗәгать итәләр.

    Шул ук вакытта, иртә белән эшкә барганда, бакчаларда, түрбакчаларда әйләнеп торган сусиптергеч җайланмаларны күрергә була.
    -Минем мәктәп яшендәге өч балам бар, шуңа да керләрне еш юарга туры килә. Тик соңгы вакытта кер юу машинасын кабыза алмыйм, чөнки су басымы начар, ә күршеләрнең бакчасында тәүлек әйләнәсенә "вертушка" әйләнеп тора,-дип зарлана Наталья. Редакциягә килгән дәгъвалар һәм дәлилләр белән, беркемне дә кимсетергә теләмичә, коммуналь хуҗалыкка мөрәҗәгать итәбез.

    -Дөресен генә әйткәндә, ни өчен кайберәүләрнең чәй кайнату өчен су җыеп калырга ашыгуларын, ә икенчеләренең суны тәүлекләр буена агызуларына җавапны үзегез үк бирдегез. Чынлап та, факт факт булып кала, кешеләр һаман да бер-берсен ихтирам итәргә өйрәнмәгәннәр,-дип сөйли коммуналь хуҗалык юристы Владимир Черников. -Шунысын әйтәсем килә, суэтем башнялары тулы куәткә эшли, хәтта резерв башнясы да эшкә җигелгән. Дөрес, башняларның көче җитеп бетми. Әмма түтәлләргә артезиан скважиналарыннан су сиптерү җинаятькә тиң. Җитмәсә, су парга әйләнеп бетә, шуңа да көндез түтәлләргә, бәрәңге бакчасына су сибүдән файда юк. Бакчаны кич белән, сусипкечтән сугарырга кирәк.
    Аксубайлыларның, судан күпме файдалануын исәпкә алу өчен махсус җайланма куеп, мөмкин кадәр азрак куллануга күптән өйрәтәбез.

    Коммуналь хуҗалык мәгълүматларына караганда, Аксубайда үзәкләштерелгән суүткәргечтән 2016 йорт файдалана, Әмма аларның күбесе әле дә булса исәпләгечләр куймаган. Ни өченме? Күршеләренең эштән соң төне буена кран янында су жыеп, кер юып калырга тырышуларына, мондый кешеләрнең исләре дә китми. Коммуналчылар мондый зарлардан туеп беткәннәр инде, ә бит су сибү сезонына кадәр су басымы начар булуга беркем зарланмый. Тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк, су санагычтан файдаланмаганда ун сотый җиргә су сиптергән өчен (май-сентябрь айларында)

    -Урта статистикалы гаилә аена 10-12 кубометр су сарыф итә,-дип сөйли юрист. -Су сибү сезонында бу күләм егерме кубтан бераз арта, тик берничек тә кырыкка җитми, коммуналь хезмәт вәкиле сүзләренә караганда, су исәпләгеч куйдырмаган кешеләр, барыннан да элек үз-үзләрен алдыйлар. Ә бит су сибү сезоны биш ай дәвам итә. Әлеге 700 сумга тагын гаиләдәге һәр кеше өчен, мунча һәм хуҗалыкта булган мал-туар өчен дә түләү кушыла. Монда, саран ике түли, дигән әйтем бик туры килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: