Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өй имин булсын өчен

    Дүшәмбе көнне районда МВДның Татарстан Республикасы буенча "Имин өй, подъезд, фатир" дип аталган комплекслы профилактик операциясе старт алды. 30 апрельгә кадәр полиция хезмәткәрләре, нигездә участок уполномоченныйлары һәм ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре күп фатирлы өйләрне, база, складларны, кибет һәм тулай торакларны карап үтәчәкләр. -Халык әлеге акциягә аңлап якын килсен иде,-дип...

    Дүшәмбе көнне районда МВДның Татарстан Республикасы буенча "Имин өй, подъезд, фатир" дип аталган комплекслы профилактик операциясе старт алды.


    30 апрельгә кадәр полиция хезмәткәрләре, нигездә участок уполномоченныйлары һәм ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре күп фатирлы өйләрне, база, складларны, кибет һәм тулай торакларны карап үтәчәкләр.

    -Халык әлеге акциягә аңлап якын килсен иде,-дип сөйли Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Анатолий Скворцов. -Бу кешеләрнең иминлеге өчен эшләнә. Безнең хезмәткәрләребез торак биналар, башка объектларның террорчылык гамәлләренә каршы тора алу-алмавын ачыклыйлар. Районның үзәкләштерелгән сак пункты начальнигы вазыйфаларын башкаручы Айрат Сөләйманов та бу көннәрдә төп игътибар торак секторга бирелүе турында белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: