Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җәй эшләсәң – кыш ашарсың

    Бу атнада "Аксубай Продкорпорациясе" базасында агымдагы авыл хуҗалыгы эшләре буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Семинарда авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинар эшен "Такталы" бүлекчәсендәге терлекләрнең җәйге кардасында башлап җибәрделәр. Биредә җәйге сезонга ныклап әзерләнгәннәр. Кардалар ремонтланган, тирес чистартылган, терлекләр өчен су һәм тоз әзерләнгән. Терлекләрне җәйләүдә көтү, сыер савучылар...

    Бу атнада "Аксубай Продкорпорациясе" базасында агымдагы авыл хуҗалыгы эшләре буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелде.


    Семинарда авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
    Семинар эшен "Такталы" бүлекчәсендәге терлекләрнең җәйге кардасында башлап җибәрделәр. Биредә җәйге сезонга ныклап әзерләнгәннәр. Кардалар ремонтланган, тирес чистартылган, терлекләр өчен су һәм тоз әзерләнгән. Терлекләрне җәйләүдә көтү, сыер савучылар эшен җайга салу оештырылган.
    УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов үз чыгышында район хуҗалыкларында сөт җитештерү, азык хәзерләү эшләренә анализ ясады.
    -Безнең бүгенге бурыч - җәйге сезонда сөт савып алуны арттыру. Моның өчен терлекләрне җәйге чорда асрау технологияләренә кагылышлы оештыру мәсьә- ләләрен тагын бер кат карап чыгарга кирәк,-диде Хәлил Камилович. Белгеч билгеләп үткәнчә, кардаларда һәм көтүлекләрдә терлекләрне һәрвакыт су белән тәэмин итәргә, кичке якта терлекләр өчен көтүне оештырырга һәм аларның рационына катнаш азыкларны кертү кирәк
    Семинарда шулай ук мөгезле эре терлекләрне канэчкеч бөҗәкләргә каршы ничек эшкәртергә тиешлеге дә күрсәтелде.
    Алга таба семинар эшен бүлекчә фермаларында дәвам иттеләр. Катнашучыларга яфраказык, файдалы үләннәр хәзерләү эшенең ничек барганын күрсәттеләр, фермаларга ремонт ясау барышына тукталдылар. Монда фермаларны ремонтлаудан тыш, 60 сыерга исәпләнгән бозаулату бүлеге дә төзелә.
    Терлекчелек бүлеге эшенә нәтиҗә ясап, Хәлил Хәлимов азык хәзерләүгә күчте. Бу эш барлык хуҗалыкларда да уңышлы бара. Печән белән бертигез дәрәҗәдә сенаж запасы туплана.
    Семинар үз эшен "Луч" бүлегенең ремонт базасында төгәлләде. Биредә җыелучыларны кырларны корткычларга каршы эшкәртү технологияләре белән таныштырдылар. Эссе һава торышы һәм соңгы яңгырлар корткычларның үрчеп китүенә яхшы шартлар тудырдылар. Әйтеп үтелгәнчә, районда Рәсәйнең кайбер төбәкләрендә киң таралган саранчага каршы профилактик эш алып барыла.
    Ашлык җыю комбайннарын урак өстенә әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. Хуҗалыкларда бу эш тулы куәткә бара.
    Белгечләр сүзләренчә, һава торышы шартлары аркасында бөртеклеләрне урып-җыю сезоны авыр булырга охшап тора. Шуңа бәйле, комбайннарны тиешле дәрәҗәдә көйләп кую таләп ителә.
    Ашлык кайтачак ындыр табакларын, амбарларны да ныклап әзерләп куярга тәкъдим ителде.
    -Һава шартлары бөртекле культуралардан без көткәнчә уңыш алу өметләренә үзгәрешләр кертте. Шуңа игенне югалтуларсыз җыеп алу өчен техниканы хәзер үк әзерләп кую мөһим,-диде киңәшмәнең йомгаклау өлешендә чыгыш ясаган район башлыгы Камил Гилманов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: