Аксубаево
  • Рус Тат
  • Вәхшиләр чишмәгә зыян китергән

    Ял көннәрендә "Ташлы чокыр" чишмәсе вәхшиләр кулыннан зыян күргән. Монда эскәмия такталарын каерып алып, шашлык пешерү өчен учак якканнар. Капкадан кергән җирдә уңда кирпечтән өелгән баганаларның металл япкычын каерып алганнар. Вәхшиләрнең инструментлар белән эш иткәне күренеп тора, чөнки япмалар болтлар белән ышанычлы ныгытылган. Монда яшьләр һәм яшүсмерләр түгел, өлкәннәр кулы...

    Ял көннәрендә "Ташлы чокыр" чишмәсе вәхшиләр кулыннан зыян күргән.



    Монда эскәмия такталарын каерып алып, шашлык пешерү өчен учак якканнар. Капкадан кергән җирдә уңда кирпечтән өелгән баганаларның металл япкычын каерып алганнар. Вәхшиләрнең инструментлар белән эш иткәне күренеп тора, чөнки япмалар болтлар белән ышанычлы ныгытылган. Монда яшьләр һәм яшүсмерләр түгел, өлкәннәр кулы уйнавы аермачык күренеп тора. Менә шул икеләтә борчу тудыра да инде.


    Искә төшереп үтик әле, аксубайлыларның яраткан ял итү урынына әверелгән чишмәне, аның территориясен чистарту, төзекләндерүдә күпме кеше хезмәт куйды, предприятиеләр, оешмалар иганә ярдәме күрсәттеләр. Бу гади ял итү урыны гына түгел, никахларын теркәгәннән соң бирегә яшь парлар килә, Крещение бәйрәмендә чишмә суы аруландырыла, дин тотучылар монда килеп догалар укыйлар, су алалар. Кемнеңдер кулы җәмәгать урыны гына түгел, ә изге саналган җирдә вәхшилек кылган бит.


    - Мин бирегә чәй суына киләм, бик тәмле, - ди Кәкре Күлдән машина белән килгән бер бабай. - Урыны да бик матур, кошлар сайрый, табигатькә сокланып туймаслык... Һәр кеше матурлыкны үзенчә аңлый, күрәмсең. Шулай булмаса, чишмәдә генә түгел, ә район үзәгендә, бу юлы инде яшьләр тарафыннан кылынган вәхшилек фактын ничек аңлатырга мөмкин.


    Кичен эштән чыкканда, ваткан-типкән тавыш ишетелгән якка борылып карасам, яшь кенә кызчык редакция алдындагы эскәмия янындагы урнаны аягы белән типкәләп, урыныннан кузгалтырга маташа, шелтә белдердем. Ә иртә белән аның уйланган эшен азагына кадәр җиткергәне ачыкланды - урна урыныннан кузгалып, читтә ята иде. Эскәмияләр белән дә шундый ук хәл - вәхшиләр аларны ваталар, җимерәләр, яндырып язалар. Ә бит боларның барысы да яшьләр өчен эшләнгән. Искә төшерегез әле, элек бөтен паркка ике утыргыч бар иде. Ә хәзер ял итү өчен тулы бер зона пәйда булды. Ни өчен әле без шул паркта, шул ук мәйданда, үзебез үк тәртип сакламыйбыз. Моның өчен авыр эш башкарасы юк, бары тик тәртипсез кыланган, турысын гына әйткәндә, ял иткән урынында ук әшәкелек эшләгән кешеләрне күреп, вакытында кисәтергә генә кирәк. Иртә белән эскәмияләрнең тирә-ягы көнбагыш кабыгы белән тулган була, сыра шешәләре аунап ята, ә бит урналар янәшәдә генә. Юк, кайбер затлар тәртипкә, әдәпкә һаман өйрәнә алмыйлар, тагын бер тапкыр кабатлыйсы килә, районда, район үзәгендә башкарылган төзекләндерү эшләре без - яшьләр, безнең балаларыбыз өчен эшләнә ләбаса. Әйдәгез, кеше хезмәтен бәяләргә өйрәнеп, тәртипне бергәләп саклыйк әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: