Аксубаево
  • Рус Тат
  • Вәхшилек әдәпсезлектән килеп чыга

    Соңгы елларда Аксубай танымаслык булып матурая. Моны биредә яшәүче һәр кеше, районга килгән һәр кунак исбатлый. Безнең парклар, урамнар матур, уңайлы, заманча булсын өчен район тарафыннан зур күләмдә акча бүлеп бирелә. Ә моның өчен күпме кеше көч куя. Яңартуның күпмегә төшүе һәркемгә аңлаешлы. Әмма бер нәрсә кәефне төшерә. Кеше хезмәтенең...

    Соңгы елларда Аксубай танымаслык булып матурая.



    Моны биредә яшәүче һәр кеше, районга килгән һәр кунак исбатлый. Безнең парклар, урамнар матур, уңайлы, заманча булсын өчен район тарафыннан зур күләмдә акча бүлеп бирелә. Ә моның өчен күпме кеше көч куя. Яңартуның күпмегә төшүе һәркемгә аңлаешлы. Әмма бер нәрсә кәефне төшерә. Кеше хезмәтенең кадере юк. Парклардагы эскәмияләрне җимереп, ватып, утыргычлар янәшәсендәге чүп салу өчен ясалган урналарны төбе-тамыры белән тартып чыгарырга теләгән вәхшиләр дә бар. Ә бит боларның барысы да кешеләргә уңай булсын өчен эшләнгән. Эскәмиядә утырып ял итүче кешеләр, бигрәк тә балалары белән килгән әти-әниләр, сок эчеп, туңдырма ашап утырганнан соң, бушаган савыт яисә кәгазьне, урнага саласы урынга, әшәкелек эшләп калдыралар.


    -Кагыйдә буларак, мондый вәхшилек тәүлекнең караңгы өлешендә - төнлә эшләнә, - дип сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Кононов. - Дәүләт милкенә зыян китерүче затларны җаваплылыкка тарту өчен без хокук саклау органнары белән үзара тыгыз элемтәдә торачакбыз.


    Вәхшиләрнең исемнәрен белми торып без алар турында культурасыз, әдәпсез бәндәләр дип кенә әйтә алабыз. Җимерү, вату, яраксыз хәлгә китерү өчен акыл, осталык кирәкми. Бу, әлбәттә инде, яшьләр эше. Мондый гамәл белән яшьтәшләрең алдында абруй казана алмыйсың.


    Көннәр җылыту белән бистә советы хезмәткәрләре үзәктәге барлык ял итү урыннарын карап чыктылар. Эскәмияләрне, урналарны тәртипкә китерделәр. Тагын бер күңелсез күренеш турында әйтеп узмый булмый. Бистә советының техник хезмәткәрләренә район үзәге паркларындагы ямьсез күренеш белән һәр көнне иртә белән очрашырга туры килә. Чүп-чар, шакшылык, аунап яткан шешәләр... Дуслар белән бергәләп ял итәргә, аралашырга була. Әмма күңел ачканнан соң чүп-чарны, шул ук буш шешәләрне махсус урнага салып калдыру авырмы соң инде? Шулай эшләгәндә бистә советы хезмәткәрләренә дә җиңелрәк булыр иде. Әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, балаларыгызны әдәплелеккә өйрәтегез зинһар, дип әйтәсе генә кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: