Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уңышлы үсеш нигезе

    Аксубай районы елдан-ел инвесторларны үзенә күбрәк җәлеп итә. Беренче чиратта бу район җитәкчелеге алып барган инвестиция сәясәтенә бәйле. Ә ул икътисад эшчәнлегенә генә түгел, шул исәптән социаль-мәдәни өлкәдә дә шартлар тудыруга юнәлдерелгән. -Нәтиҗәле эшләү өчен без, тормыш алып бару һәм ял итү өчен дә тулы кыйммәтле шартлар тудырырга тиеш, -...

    Аксубай районы елдан-ел инвесторларны үзенә күбрәк җәлеп итә.

    Беренче чиратта бу район җитәкчелеге алып барган инвестиция сәясәтенә бәйле. Ә ул икътисад эшчәнлегенә генә түгел, шул исәптән социаль-мәдәни өлкәдә дә шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
    -Нәтиҗәле эшләү өчен без, тормыш алып бару һәм ял итү өчен дә тулы кыйммәтле шартлар тудырырга тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
    Барлык юнәлешләр буенча - чиста судан алып, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә грант ярдәме күрсәтүгә кадәр, республика программалары эшли. Бу иртәгесе көнгә ышаныч тудыра, яшьләр, нәкъ менә бүген авылда үз эшеңне ачып, уңышлы эшләп китү мөмкин булуын аңлап, кече ватаннарында теләп калалар. Ул гына да түгел, районга якташларыбыз кайтып төпләнә.
    Беренче инвесторлар берничә ел элек авыл хуҗалыгы тармагында пәйда булдылар. Бүген район уңышын, нәкъ менә, инвесторлар билгели. Болар Рәис Сөләйманов җитәкчелегендәге "Аксу Агро", Илнар Сөниев җитәкчелегендәге "Аксубай" агрофирмалары. Соңгысы районга бер ел элек килде һәм техника, элиталы орлыклар сатып алуга миллионлаган сум акча тотты. Бертуган аксубайлылар Шугаевларның күп тармаклы җитештерүне үз эченә алган "Актай" агрофирмасы да уңышлы гына эшләп килә. Бу предприятие бөртектән, ипи-булка, кондитер әйберләре җитештерүдән алып, атлар үрчетү белән дә шөгыльләнә. Кече хуҗалык итү субъектлары, фермерлар арасында да өлге итеп куярлыклары күп.
    - Соңгы елларда спорт комплексы, ачык спорт мәйданчыклары, мәдәният учаклары, фельдшерлык пунктлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, бассейннар төзелде...
    Районда күпчелек проектлар президент программалары ярдәмендә гамәлгә аша. Узган елда гына да яңа эш башлаган тугыз фермер республикадан грант ярдәме алдылар һәм бүлеп бирелгән средствога техника сатып алдылар, терлекчелек биналары төзеделәр яки ремонтладылар. Бу авылда эшләргә һәм үз эшен җәелдерергә теләүчеләр өчен дәүләт тарафыннан бирелгән уннарча миллион сум акча. Быел программаларда катнашуга 20 дән артык кеше теләк белдерде инде.
    Рөстәм Миңнехановның җитәкчелек итү осталыгы, Россиядә икътисадый шартларның катлаулы булуына карамастан, республикага инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итә. Инвесторлар Татарстанга да, аның җитәкчесенә дә ышанычлы партнер буларак якын киләләр. Татарстанда кризис вакытында да җитештерүнең яңа тармаклары ачыла.
    Әлеге планда Аксубай районы да искәрмә түгел. Күптән түгел кече һәм урта бизнес вәкилләренең республика ведомстволары - Президент аппараты, икътисад, сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре белән очрашуында район башлыгы Камил Гилманов, быел районда икенче сәнәгать мәйданын файдалануга тапшыру буенча программа гамәлгә кертелә, дип белдерде. Ә безнең хәбәрчегә биргән интервьюда ул, әлеге объект элеккеге асфальт заводы территориясендә ачылачак, дип сөйләде.
    Монда производствоны өч резидент оештырыр, дип планлаштырыла. Алар түбә ябу, төзелеш материаллары җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Сәнәгать мәйданы инвесторлар өчен шунысы белән кызыклы, ул бистә үзәгендә урнашкан, аның янәшәсеннән олы юл уза һәм биредә барлык коммуникацияләр дә бар. Аны ачудан районга да файда булачак - бу бюджетның керем өлешен тулыландыру, әмма, беренче чиратта, әлбәттә инде, эш урыннары белән тәэмин итү.
    Әйтик 4 гектар мәйдан биләгән элеккеге ПМК территориясендәге беренче сәнәгать мәйданында 8 резидент эшли: монда төзелеш материаллары, пластик тәрәзәләр, җиһаз җитештерү җайга салынган, кибетләр, кафе, кунакханә комплексы урнашкан, уннарча эш урыннары булдырылган.
    Агросәнәгать комплексына килгәндә, район башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көндә район үзен сөт, ит һәм тулаем терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә ала. Бездә җитештерүнең төрле тармакларында эш кайный - үз инкубаторыбыз да бар, хәтта бытбылдыклар да үстерелә һәм аларның йомыркалары да сатыла.
    Ул гына да түгел, савым сыерлары көтүен үстерүдән алып, сөт эшкәртүгә кадәр тулы циклны үзләштерергә теләк белдерүчеләр дә бар. Әйтергә кирәк, быел районда, аның чигендә, мал чалу урыны ачу планлаштырыла. Элеккеге бау ишү заводы территориясендә өченче сәнәгать мәйданын ачу планлаштырыла, әлеге уңайдан документлар һәм җир бүлеп бирүне рәсмиләштерү эшләре алып барыла.
    -Район үз эшләре белән шөгыльләнергә теләгән инвесторлар өчен ачык, без теләсә нинди тәкъдимне карарга, хезмәттәшлек итәргә әзер, өченче сәнәгать мәйданында эшләргә теләгән резидентларны көтәбез, - диде Камил Гилманов.
    "Алабуга" махсус иктисади зонасында "Хаят Кимя" заводы ачылуы турында "Атна вакыйгалары"нда укыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: