Аксубаево
  • Рус Тат
  • Украинага китеп, Россиядән кайта

    Аксубай редакциягә бик күп кешеләр килә. Күптән түгел генә Кораллы Көчләр сафыннан демобилизацияләнеп кайткан яшь егет-Булат Зәйдуллин да безнең үтенечебез буенча редакциядә булып китте. Бу гадәти булмаган кунак. Ул Украина территориясендә барган тарихи вакыйгаларда катнашкан, аларның шаһиты булган солдат (Булат белән бергә Кырымда хезмәт итеп кайтучы тагы ике егет бар:...

    Аксубай редакциягә бик күп кешеләр килә. Күптән түгел генә Кораллы Көчләр сафыннан демобилизацияләнеп кайткан яшь егет-Булат Зәйдуллин да безнең үтенечебез буенча редакциядә булып китте.


    Бу гадәти булмаган кунак. Ул Украина территориясендә барган тарихи вакыйгаларда катнашкан, аларның шаһиты булган солдат (Булат белән бергә Кырымда хезмәт итеп кайтучы тагы ике егет бар: Шәрбәннән Айрат Мәхмүтов һәм Яңа Ибрайдан Фидил Мотыйгуллин).

    -Булат син армиягә киткәндә ярты елдан соң Украинада шундый хәлләр килеп чыгар дип берәү дә күз алдына китермәгәндер...

    -Әйе. Үзгәрешләр искитәрлек. Армиягә мин Украина территориясенә киттем, ә кайтуым Россия составына кергән Севастопольдән булды.

    Узган елның июнь аенда Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, икътисадчы белгечлеге алдым. Эшкә урнашырга ашыкмадым, алдан Ватан алдындагы бурычымны үтәргә булдым, Кара диңгез Флоты диңгезче-пехотачылар гаскәрләренә эләктем. Биш ай өйрәнүләр уздык, хәрби хәзерлекне ныклап үзләштердек. Севастопольгә хезмәт итәргә җибәрелгәч, февраль урталарында монда сәяси хәл киеренкеләнде. Мәйдандагы вакыйгалар, шәһәрнең үзендәге хәлләр турында артык сөйләп торасы килми, чөнки болар барысына да мәгълүм. Севастопольлеләр үзләренең гражданлык хокуклары, рус теле, үзләренең тарихлары өчен көрәшергә әзер иделәр. Сугыш башланып китәргә күп вакыт калмаган иде.

    Кырым ярымутравы территориясендә тотрыклылык саклауга керткән өлеше өчен Булат Зәйдуллин "Кырымны кире кайтарган өчен" медале белән бүләкләнгән.

    -Сиңа нинди хәлләрнең шаһиты булырга туры килде, сәяси тормышта барган үзгәрешләргә халыкның мөнәсәбәте нинди?

    -Хезмәтем буенча миңа Кырым ярымутравының барлык шәһәрләрендә дә -Бакчасарай, Керча, Федосия, Ялта, Алуштада булырга туры килде. Барлык шәһәрләрдә дә халыкның якынлашып килүче афәткә каршы берләшергә теләве сизелә иде. Һәрберсе Россиягә кушылуны өмет итте һәм бу уртак хыялның тормышка ашуы өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Сез, мөгаен, телевизордан җирле халыкның ил сагында торучыларга азык-төлек, төрле тозланган яшелчәләр китерүләре турындагы сюжетны карагансыздыр, бу чынлыкта да шулай булды. Әмма анда халыкның күңел хәләтен ныграк тоярга мөмкин иде. Референдум көнне берәү дә читтә калмады, халык бердәм булды.

    -Син референдумнан соң да вакыйгалар үзәгендә булгансың. Кешеләр Россия солдатларына карата нинди мөнәсәбәттә булдылар?

    -Моны үз күзләрең белән күрергә кирәк! Безнең илдән килгән кешеләргә һәр җирдә хөрмәт һәм ихтирам белән карадылар. Россия армиясе солдатларына бигрәк тә. Безне чын күңелдән сәламләделәр, иң кадерле кешеләредәй кабул иттеләр, рәхмәтләрен яудырдылар. Кырымның Россия составына керүен хәбәр иткәч, кешеләрнең күңеле шатлык белән тулды. Алар тормышларының уңай якка үзгәрәчәген, хезмәт хаклары артачагын аңладылар һәм чын күңелдән сөенделәр. Һәркемнең йөзендә шатлык очкыннары, елмаю күрү гаҗәп иде. Һәрхәлдә мин үзгәрешләргә ризасызлык белдергән бер генә кешене дә күрмәдем. Кырым-искиткеч төбәк. Безгә аның илебез составына керүенә һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары уңай якка үзгәрүенә сөенергә генә кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: