Аксубаево
  • Рус Тат
  • Төзекләндерү дәвам итә

    Кызыл Партизаннар урамындагы 2 нче номерлы күп фатирлы йорт чираттагы объект булды. Бу һәм күрше Октябрь һәм Ленин урамында урнашкан, инде зур ремонтны кичерергә өлгергән башка күп фатирлы йортлар фонында ул "кыргый" кебегрәк күренә иде.Йортны заманча сайдинг белән тышлыйлар. Өстәвенә ул матур гына булып калмыйча, җылы да булачак, чөнки аны...

    Кызыл Партизаннар урамындагы 2 нче номерлы күп фатирлы йорт чираттагы объект булды.

    Бу һәм күрше Октябрь һәм Ленин урамында урнашкан, инде зур ремонтны кичерергә өлгергән башка күп фатирлы йортлар фонында ул "кыргый" кебегрәк күренә иде.Йортны заманча сайдинг белән тышлыйлар. Өстәвенә ул матур гына булып калмыйча, җылы да булачак, чөнки аны махсус җылыткыч материал белән чорнап калдыралар. Димәк фатир хуҗалары күпмедер дәрәҗәдә җылылыкка бәйле акчаларын да янга калдырачак. Кызыл Партизаннар урамындагы 2нче йорт - Аксубайда 1969 елда куллануга тапшырылган иң өлкән йортларның берсе. Аны ремонтлау 2017 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелде (моңа кадәр аның түбәсен алмаштырдылар). Быел Октябрь урамындагы 16нчы йортта ремонт эшләре төгәлләнде - аның түбәсе алмаштырылды. Районның инфраструктура үсеше бүлеге биргән мәгълүматлардан билгеле булганча, быел Мазилин урамындагы 15 нче, Ленин урамындагы 18нче һәм СХТ территориясендәге 9нчы йортлар капиталь төзекләндереләчәк - кайдадыр фасадны, кайсындадыр электр үткәргечләрен. 2016 елда капиталь ремонтлау программасы кысаларында районда 36 йорт төзекләндерелде. Ә район үзәгендә барлыгы 109 күп фатирлы йорт бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: