Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тырышып көн күрәләр

    Яңа Аксубай авыл җирлеге халкы үзләренең торак пунктларын төзекләндерү өчен актив тормыш позициясе алып баралар. Бу турыда киңәйтелгән Совет утырышында җирлек башлыгы Михаил Сулейманкин хәбәр итте. Авыл эчендәге юлсызлыктан иза чигүче Киса авылы халкы күктән төшкәнне көтеп ятмаганнар, акча җыеп урамнарның бер өлешенә вак таш җәйгәннәр, ике үтеп йөрү юлын...

    Яңа Аксубай авыл җирлеге халкы үзләренең торак пунктларын төзекләндерү өчен актив тормыш позициясе алып баралар.


    Бу турыда киңәйтелгән Совет утырышында җирлек башлыгы Михаил Сулейманкин хәбәр итте. Авыл эчендәге юлсызлыктан иза чигүче Киса авылы халкы күктән төшкәнне көтеп ятмаганнар, акча җыеп урамнарның бер өлешенә вак таш җәйгәннәр, ике үтеп йөрү юлын булдырганнар һәм буа буганнар. Әлеге эшләрне башкаруда да үзләренең шәхси техникаларыннан файдаланганнар. -Муниципалитетта, бигрәк тә авыл җирлегендә финанс җитмәү барысына да билгеле, шуңа проблема һәм күп эшләр халык белән бергәләп иганәчеләр-җирле эшмәкәрләр һәм инвестор «ВАМИН-Аксу» җитәкчелеге булышлыгы белән башкарыла,-дип сөйли җирлек башлыгы.
    Әйтергә кирәк, эшмәкәрләр җирлек территориясендә сәүдә эше белән генә шөгыльләнмиләр, шулай ук, халыкның төзелеш материалларына һәм үзагачка таләбен тулысынча канәгатьләндереп, агач эшкәртү, арболит блоклар җитештерү белән шөгыльләнәләр. Авыл җирлеге эшчәнлеге дә бер урында гына тормый-отчет чорында 35 урам яктырту фонаре куелган, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру буенча зур эш башкарылган, торак пунктларда зиратлар төзекләндерелгән. Җирлек бюджетны формалаштыру планында да яхшы эшләгән, аны 23 процентка арттырып үтәгән. Гражданнарга ЛПХ оформить итүдә дә, шәхси хуҗалыкларда сыерларга субсидия бирүдә дә җирлек тарафыннан ярдәм күрсәтелгән.
    Хәер, халык тарафыннан күтәрелгән проблемалар да җитәрлек. Шуларның иң мөһиме-узган елның сентябреннән Яңа Аксубай төп мәктәбенең башлангыч мәктәп булып калуы, ә Кисада балалар бакчасы төзү, Кече Аксубайда мәктәп автобусы тукталышы янында фонарь кую һәм аның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү өчен урамны кардан чистарту, суүткәргеч сузу, Федоровкада чишмәне төзекләндерү. Өч торак пунктта да авария хәлендә булган суэтем башняларын алмаштыру проблемасын хәл итәргә кирәк. Ел нәтиҗәләре буенча Яңа Аксубай авыл җирлеге эше район җитәкчелеге тарафыннан канәгатьләнерлек итеп табылса да, проблемалар бар әле.
    -Әлбәттә инде, тиз арада хәл итеп булмаслык проблемалар бар - болар юллар төзү, суүткәргеч сузу,-дип дәвам итте үз чыгышын Михаил Сулейманкин.-Әмма безнең проблемаларны һәм бурычларны халыкның күпчелек өлеше хуплый, без халык белән бердәм, чөнки без тотрыклылык яклы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: