Аксубаево
  • Рус Тат
  • Туган телгә мәхәббәт берләштерде

    Аксубай укытучылары күрше районнардан һәм төбәкләрдән булган коллегалары белән татар телен укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, югары уку йортлары профессорлары, Чуашстан Республикасының Комсомол районы, Башкортостан Республикасының Федоровка районы, Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре мәктәп директорлары һәм укытучылары, Алексеевски, Чирмешән, Нурлат, Чистай, Яңа Чишмә районнары...

    Аксубай укытучылары күрше районнардан һәм төбәкләрдән булган коллегалары белән татар телен укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.


    Семинар эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, югары уку йортлары профессорлары, Чуашстан Республикасының Комсомол районы, Башкортостан Республикасының Федоровка районы, Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре мәктәп директорлары һәм укытучылары, Алексеевски, Чирмешән, Нурлат, Чистай, Яңа Чишмә районнары һәм үзебезнең районның милли белем бирү методистлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

    Аксубай районында берничә милләт халкы дус һәм тату яшәгәнгә аны "Күптеллелек шартларында этно-мәдәни белем бирү һәм татар телен укытуның актуаль мәсьәләләре" темасы буенча Төбәкара семинар уздыру өчен сайлап алдылар.

    Район үзәгенең өченче мәктәбендә семинарда катнашучыларны рус, чуаш һәм татар милли киемнәренә киенгән кызлар безнең төбәкнең кунакчыллыгын һәм гүзәллеген чагылдырган бию композициясе белән каршы алдылар. Чәк-чәк, ипи-тоз һәм милли эчемлек белән сыйладылар.

    Фойеда балалар бакчасыннан башлап татар телен укыту алымнары, олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә яуланган уңышлар, балалар кулы белән ясалган декоратив-кулланма сәнгать әйберләреннән торган күргәзмә тәкъдим ителде. Районның туган якны өйрәнү музее вәкилләре һәм "Ак калфак" татар иҗтимагый берләшмә әгъзалары да үзләренең иҗат җимешләрен күрсәттеләр.

    -Безнең районда 44 процент чуашлар, 17 процент руслар, 39 процент татарлар яши, - дип чыгыш ясады семинарны ачу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов. - Татар теле югары дәрәҗәдә укытыла. Чуаш, рус телле балалар татар телендә әйбәт аралашалар, иҗади бәйгеләрдә катнашалар, татар телендә шигырьләр укыйлар. Бездә татар телен үстерү өчен барлык шартлар да бар.

    -Безне туган якка мәхәббәт берләштерә, - дип сәламләде катнашучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - Без барыбыз да бер - акыллы, көндәшлеккә сәләтле, туган якларын, үз мәдәниятләрен яратучы буын тәрбияләп үстерү бурычын үтибез. Әлеге юнәлештәге барлык авырлыкларны да бергәләп җиңәбез.

    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина да чыгыш ясады. Ул башка төбәкләрдә дә татар телен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән директорларга, укытучыларга рәхмәт белдерде. Аксубай лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфирә Галиевага, өченче мәктәптән Гүзәл Аюповага һәм мәгариф бүлеге методисты Рәмзия Зәйдуллинага министрлык исеменнән Мактау кәгазьләре тапшырды.

    Пленар өлештән соң семинарда катнашучылар ачык дәресләрдә, мастер-классларда булдылар, түгәрәк өстәл артында күптеллелек шартларында этно-мәдәни белем бирү һәм татар телен укытуның актуаль мәсьәләләрен тикшерделәр. Семинар тәмамланганнан соң кунаклар Хәсән Туфан музей-йортында булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: