Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тәртип урнаштырырга кирәк

    Районда торак пунктларның төзеклеген тикшерү буенча комиссия оешкан. Кагыйдә буларак, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары - җирле үзидарә органнарының беренче ярдәмчеләре. Алар үз территорияләрен тәртиптә тоталар һәм авылларда чисталык урнаштыруда ярдәм итәләр. Беренче рейдлар җитешсезлекләрне ачыклады инде. Социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары территорияләреннән чүп үләннәр чабылган, түтәлләрдә чәчәкләр үсеп утыра,...

    Районда торак пунктларның төзеклеген тикшерү буенча комиссия оешкан.

    Кагыйдә буларак, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары - җирле үзидарә органнарының беренче ярдәмчеләре. Алар үз территорияләрен тәртиптә тоталар һәм авылларда чисталык урнаштыруда ярдәм итәләр. Беренче рейдлар җитешсезлекләрне ачыклады инде. Социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары территорияләреннән чүп үләннәр чабылган, түтәлләрдә чәчәкләр үсеп утыра, ә берничә мәдәният йорты артында биек булып үлән үскән, чүп өелеп ята. Авыл кешеләре шәхси йорт территорияләрендә үзләре тәртип урнаштыралар. Ләкин кайсыбер урыннарда чүп үләне кеше буйлык булып үскән. Халык югарыдан әйткәнне көтәме, административ штраф салганнымы? Исегезгә төшерәбез: административ штрафны авыл җирлеге башлыгы үзе дә сала ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: